Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Әгерҗедә “Укучының мәдәни көндәлеге“ проекты җиңүчеләрен бүләкләделәр

Дүрт ел элек Татарстанда “Укучының мәдәни көндәлеге“ мәдәни-белем бирү проекты старт алган иде. 2014-2015 уку елында ул беренче сыйныф укучылары арасында гына уздырылса, өч ел инде әлеге проектта барлык башлангыч сыйныфлар да катнаша.

 

Безнең районнан гына да шушы еллар эчендә биш меңнән артык укучы, мәдәни көндәлекле булып, аны тутыру өчен дистәләрчә музейларга, кинотеатрларга, күңел ачу чараларына, төрле шәһәрләрдәге истәлекле урыннарга барган.

4нче мәктәптән Элина Рәхмәтуллина, мәсәлән, әнисе Алсу белән ел саен берничә шәһәрдә була, бик күп чараларда катнаша икән.

  • Бу уку елында минем өчен иң истәлеклесе Казандагы Президент чыршы бәйрәме булды. Әлбәттә, анда төшкән фотоларны көндәлеккә урнаштырдым, кыскача гына бәйрәм турында да яздым, – ди Элина.

Тантанада сәхнәгә күтәрелгән Элинаны әлеге проектта дүртенче (!) тапкыр җиңү яулавы белән дә котладылар.

Тирсә мәктәбенең 1 сыйныфында гына укыса да Азалия Сибатованың көндәлеге  күпләргә үрнәк булырлык. Әнисе Алия, сыйныф җитәкчесе Альбина Ипоева белән көндәлекне тутырып кына калмаганнар, “Минем хис-кичерешләрем“ дигән папка да эшләгәннәр.

  • Алабуга, Казан, хәтта Мәскәүдә дә булдык. Бу шәһәрләрнең борынгы истәлекле урыннарына сәяхәт иттек, музейлар белән таныштык. Театр, концертларны тамаша кылдык. Әгерҗедә музейга, төрле чараларга, туган авылыбыз Тирсәдә китапханәгә бардык. Сәяхәттән кайткач кызыбыз Азалиянең кичерешләрен дәфтәр битенә төшердек, фотолар белән бизәдек. Шулай итеп, бик бай мәгълүмат тупладык, – ди Алия.

Пеләмеш балалар бакчасы-башлангыч мәктәптән 3 сыйныф укучысы Ирина Михайловага да проектта катнашу бик ошый. Ул яшьтәшләре арасында икенче ел рәттән җиңү яулады.

Әлеге кызлар һәм 1нче гимназиянең 2 сыйныф укучысы Сөмбел Шәйхетдинова “Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге“ номинациясендә җиңү яуладылар. Ә Сөмбелнең әнисе Дилә ханым “Иң мәдәниятле әти-әни“ номинациясе җиңүчесе  булды. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин аларга һәм бер төркем катнашучыларга Дипломнар, Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырды, әлеге проектның дәвамлы булуын теләде.

Бу көнне сәхнәдә бүләкләнгән балаларга кызыгып карап торган малайлар-кызлар киләсе елга көндәлекләрен тырышып тутырачакларын әйттеләр.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев