Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗелеләр “Ел хатын-кызы“ бәйгесендә катнашалар

    Бүген Актанышта “Ел хатын-кызы“, “Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән“ республика бәйгесенең зона туры уза.

    Анда Әгерҗе  районы данын төрле номинацияләрдә авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Көмешай Хәбибуллина, Бима Мәдәният йорты мөдире Владимир Корнев, Әгерҗе тимер юл станциясе хезмәткәре Ольга Садыйкова, “Наз“ приюты директоры Гөлчәчәк Нигъмәтуллина яклыйлар.  

    Гомумән, бәйгедә рРухи һәм мәдәни кыйммәтләргә өстенлек бирүчеләр, үз балаларыннан тыш тәрбиягә чит нарасыйларны алган аналар, лаеклы ялда булуларына карамастан бүген дә актив тормыш рәвеше алып баручы хатын-кызлар, үз һөнәрләренә гомер буе тугры калучылар һәм башкалар  финалга чыгу өчен осталыкларын күрсәтәләр. Ә бәйгедә катнашучы көчле затлар  “Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк“, “Ир-ат – лидер“ номинацияләрендә хөрмәтләнәчәкләр. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: