Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Әгерҗелеләр Республика көнен бәйрәм иттеләр + ФОТО

Бүген бөтен Татарстан халкы белән бергә Әгерҗе районы да Республика көнен бәйрәм итә.

Бәйрәм чаралары көндезге сәгать унбердә “Яшьлек“ паркында башланды.

Биредә район Мәдәният сарае артистлары “Мин яратам сине, Татарстан“ исемле концерт тәкъдим иттеләр. Алар республикабызга дан җырладылар, төрле биюләр башкарып, Татарстанда бик күп милләт халыкларының дус һәм тату яшәүләрен чагылдырдылар.

Бәйрәмне алып баручылар әгерҗелеләрне Республика көне белән ихластан котладылар.

  • Без Татарстаныбызның бай тарихы, хезмәт сөючән халкы, аның бар яктан да иң бай төбәкләрнең берсе булуы белән горурланабыз.

Районыбызда да күп еллар дәвамында республика программалары нигезендә тормышка ашырылучы зур үзгәрешләр, төзекләндерү эшләре башкарылуына сөенәбез. Шәһәр-авылларда мәдәният учаклары, сәламәтлек саклау учреждениеләре, спорт мәйданчыклары сафка басуы, мәктәп-балалар бакчалары, юллар төзекләндерелүе – зур сөенеч ул.

Бүгенге көндә районыбыз басу-кырларында игенчеләребез – фидакарь хезмәттә. Алар бөртеклеләрне җыеп алу һәм киләсе ел уңышына нигез салуда алны-ялны белми хезмәт куялар. Аларга тиз көннәрдә әлеге җаваплы эшне башкарып чыгуда уңышлар һәм җиңеллекләр юлдаш булсын дип телибез, – диделәр алар.

Бәйрәм күңелле һәм мавыктыргыч чаралар белән дәвам итте. Туган якны өйрәне музее хезмәткәрләре ТАССРның 100 еллыгына багышланган бик эчтәлекле күргәзмә белән таныштырдылар. Биредә Әгерҗедә бер гасыр элек сафка баскан биналар урын алган иде. Район үзәк һәм балалар китапханәләре хезмәткәрләре Республика көненә багышланган күргәзмә тәкъдим иттеләр. Алар балаларга татар телендә башваткычлар да чиштерделәр. Иң күп җавапларны 3нче мәктәп укучысы Самат Ягъфәров белде.

Бәйрәм чараларын тамаша кылырга килгән һәркемгә Татарстан әләме тасмалары таратылды.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев