Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗелеләрне “Татарча диктант“ акциясенә көтеп калалар

    19 октябрьдә әгерҗелеләр икенче тапкыр бөтен дөнья күләмендә уздырылучы “Татарча диктант“ акциясенә кушыла.

    Быел ул ТАССРның 100 еллыгына багышлана һәм аны 100 мең кеше язар дип исәпләнә.

    – Безнең районда да “Татарча диктант“ны язарга теләк белдерүчеләр күп булыр дип өметләнәбез. Аны Әгерҗедә һәм авылларда 17 урында уздыру планлаштырыла. Төп мәйдан район үзәк китапханәсе булачак. Укучылар, әти-әниләр мәктәпләргә барып та әлеге акциягә кушыла алалар, – ди “Татарча диктант“ны безнең районда оештыручы мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин.

    Акциянең төп максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Катнашучыларның ничә яшьтә булуы мөһим түгел.

    Диктант нәтиҗәләре акция уздырылганнан соң 30 көннән дә соңламый сайтта (диктант. татар.ру) урнаштырыла. Аларны бланкта булган код сүзе һәм исем-фамилия буенча белеп булачак.

    Шулай итеп, әгерҗелеләрне 19 октябрь 13 сәгатькә татарча диктант язарга көтеп калалар.

    12+

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: