Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Гөлназ Асаева: «Туйны апрельдән соң үткәрергә уйлыйбыз»

"Соңгысы да булсын, амин"

Казан шәһәр филармониясе әниләргә багышланган концерт куйды. Әлеге тамашада Гөлназ Асаева да катнашты. Без аның белән сөйләшеп алдык. 

-Туйлар көтеләме соң?

- Туй булачак, Аллаһ боерса. Апрельдән соң үткәрербез дип уйлыйм. Инде әкренләп әзерләнә дә башладык. 400дән артык кунак җыела. Әле пандемия булгач, күп кеше җыю да куркыта. Мин беренче тапкыр кияүгә чыгам, шуңа күрә туйсыз булмый инде. Соңгысы да булсын, амин. «Бәлки кирәкмәс», — дигәч, Вильдан: «Юк, туйсыз булмый, мин әйбәт туй уздырырга тиеш», — диде. Без барыбыз да матур күлмәк киеп кияүгә чыгарга хыялланабыз бит. Шуңа күрә булыр, Алла боерса! 

- Бәби телисезме?

- Вильдан тели, мин — юк. Минемчә, әни булу — ул зур җаваплылык. Аңа әзер булырга кирәк. Ә мин әле уйнап-көлеп кенә йөрим. Вильдан: «Кыз гына тапма, аның өчен йөрәгем өзеләчәк», — ди. Хәзер бит кызларның да төрлесе була. Аларны җаныңны биреп, назлап-иркәләп үстерәсең, ә аннан соң берәр нәрсә булырга мөмкин… Вильдан сүзләренчә, аның йөрәге моңа түзмәс иде. Кем белә бит… 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев