Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Иртәгә ТНВ һәм ТНВ Планета каналларыннан Кырындыны күрсәтәләр

    Иртәнге “Манзара“ тапшыруында Кырынды авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Илһам“ әдәби-иҗат берләшмәсенең 10 еллыгына багышланган сюжет күрсәтелә.

    “Китапханәдә "Илһам" әдәби-иҗат берләшмәсенең 10 еллык юбилеена багышланган чара уздырдык. Анда ун ел дәвамында узган чараларны янә бер кат күз уңыннан үткәрдек“, – ди китапханәче Фәридә Артемьева.

    • 2010 елның 10 январенда Габдулла абый Галиевны туган көне белән котлап кайтыйм дип өенә бардым. Ул мине бик сөенеп каршы алды һәм сораштыра башлады. Ул китапханә эше белән кызыксынды. Без алдагы планнар турында сөйләштек. Һәм шунда мин: "Габдулла абый, авылыбызда да каләм тибрәтүчеләр күп, аларны бергә җыясы килә" дигәч, Габдулла абый бу фикеремне куәтләп җибәрде. Һәм, шулай итеп, без 14 январьда беренче утырышка җыелдык. Исем, девиз сайладык, нинди юнәлештә эшләвебез турында сөйләштек.
      "Илһам" әдәби-иҗат берләшмәсенә туган авылыбызда яшәп иҗат итүче каләмдәш дусларыбызны, табигатьне, кешеләрне, әдәбиятны яратучы авылдашлар тупланды. Берләшмәнең оешуын билгеләп үтү уңаеннан "Күңелемдә хисләр дәрьясы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырдык. Шигырьләр, сәхнәләштерелгән хикәяләр, шул шигырьләргә язылган җырлар белән үрелеп барган кичә сәнгатьне, иҗатны яратучы авылдашларга бик ошады.
      2011 елда "Туган авылым" дип исемләнгән китабыбыз дөнья күрде. Габдулла Галиев, Майфруза Шәрәфиева, Рәзилә Бикташева, Миңлегөл Гәрәева, Рәфилә Алиева, Рәфинә Сабирҗанова, Фәнсилә Шәйдәүләтова һәм Илнар Харисовларның шигырьләре һәм хикәяләре керде ул җыентыкка. 2011 елның 1 апрелендә матур итеп презентация үткәрелде.
      Ун ел буена бик матур, эчтәлекле әдәби-музыкаль кичәләр, китап презентацияләре үткәрелде.
      2017 елдан бирле без ике баянчы белән эшлибез. Ринат абый Хуҗин белән Флорид абый Харисов безнең берләшмәгә яңа сулыш керттеп җибәрделәр: хәзер без бер бәйрәмне дә калдырмыйбыз, айга 2-3 тапкыр җыелышабыз, баяннарга кушылып җырлыйбыз, шигырьләр укыйбыз, кинолар карыйбыз, акцияләрдә катнашабыз, язучылар турында әңгәмәләр алып барабыз, күргәзмәләргә күзәтүләр уздырабыз, аралашабыз, сөйләшәбез. Хор. Ключ авылына барабыз, анда чаралар уздырып кайтабыз.
      2019 елда ике зур күләмле чара уздырдык: "Энҗе бөртеге" дип исемләнгән авыл тарихын өйрәнү музеен ачып җибәрдек һәм бөтен район китапханәчеләре Кырынды авыл китапханәсенә семинарга җыелдылар, дип сөйли китапханәче.
      Кырынды китапханәсе узган ел 100 мең сум грант отты. Шул акчага ноутбук, видеокамера, төсле принтер, 5 стеллаж, стендлар, курчаклар алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: