Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Исәнбайның “Ак калфак“ оешмасы Тукай туган көнгә багышлап бәйрәм уздырды

Бөтен татар дөньясы сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үткәндә Исәнбайның “Ак калфак“ оешмасы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне һәм укучыларны кунакка җыйды.

 

Кичәдә ак яулыклы, берсеннән-берсе матур калфаклар кигән дәү әниләр шагыйрьнең үлмәс шигырьләрен яңгыраттылар. Балалар да сәхнә осталыкларын күрсәттеләр.

...Кинәт залга татар малае йөгереп керде дә Тукайның “Су анасы“н сөйли башлады. Алтын таракны эләктереп качучы малай образын 76 яшьлек медицина ветераны Фәтхия апа Гыйльфанованың искиткеч зур осталык белән башкаруын бәйрәмгә килүчеләр көчле алкышларга күмде.

Кичәне алып баручылар Фәтхия Зарипова, Гүзәлия Исмәгыйлева, Эльза Кәримова катнашучыларны нәни Апуш турында истәлекләр белән таныштырдылар. Җанлы әңгәмә вакытында “Шәкерт Габдулла сезгә ошадымы?“, “Сез аның нинди сыйфатларын үзегездә булдырыр идегез?“ кебек сорауларга җаваплар табылды. Фәтхия апаның “Тәфтиләү“, Гөлсинә Төхвәтуллинаның “Син сазыңны уйнадың“ җырлары бәйрәмгә ямь өстәде. Дәү әниләр дә “Бәйрәм бүген“, “Карлыгач“, “Пар ат“, “Туган авыл“ җырларын башкардылар.

Балалар чыгышлары да үзенчәлекле һәм матур иде. Алар тәрбиячеләр һәм укытучылар ярдәме белән сәхнәләштерелгән Тукай шигырьләрен күчтәнәч итеп алып килгәннәр. Мәдинә Мөхәммәдиева һәм Алия Нурмөхәммәтова башкаруындагы “Бала белән күбәләк“не, Илнур Шәйхетдинов сөйләгән “Гали белән кәҗә“не яратып кабул иттек.

Укучылар Ландыш һәм Илкен Исмәгыйлевларның “Бичара куян“, Нурия Исмәгыйлеваның “Кызыклы шәкерт“, Иделия Зәйнуллинаның “Елның дүрт фасылы“, Альбина Садыйкованың “Бишек җыры“, Кристина Щукинаның “Сабыйга“ шигырьләрен, бертуган Хәсәновлар һәм “мәдрәсә шәкертләре“ күрсәткән “Таз“ театральләшетерелгән уеннарын бәйрәм кунаклары көчле алкышларга күмделәр. Зилә Нурмөхәммәтова тәкъдим иткән табышмакларга да бик рәхәтләнеп җавап бирделәр.

Кичә ахырында бөек шагыйребезнең аһәңле дә, моңлы да “Туган тел“ шигырен Камил Ягъфәров башкаруында тыңлап хозурландык. Оешмабызның һәр утырышын шушы җыр белән тәмамлавыбыз ана телебезне яратуыбыз турында сөйли. Ә менә мондый кичәләр зур тәрбияви роль уйнаулары белән отышлы да.

Фәридә ҖӘМИЛЕВА.

Исәнбай авылы.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев