Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иж-Бубыйның “Хыял“ бию ансамбле “Созвездие–Йолдызлык“ фестиваленең финалында өченче урын яулады

“Хыял“ хыялларга канат куя

Рузана Исламова җитәкчелегендәге “Хыял“ ансамбленә Казанда узган “Созвездие–Йолдызлык“ фестивале финалында беренче турда – 35, икенче турда республиканың иң көчле 25 бию коллективы белән осталыкта сынашырга туры килә. Нәтиҗә сөендерерлек: районыбыз данын яклаган коллектив, III урын алып, Диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән кайтты. 

Быелгы фестиваль ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең – 75, “Созвездие–Йолдызлык“ның 20 еллыкларына багышланган. “Хыял“ ансамбле Җиңүне чагылдырган “Ехал я из Берлина“ һәм “Звезды континентов“ эстрада биюләре белән март аенда Мөслимдә узган зона турында икенче урын яулый. Коллектив апрельдә Казанда финалда катнашырга тиеш була. Әмма коронавирус пандемиясе аркасында фестиваль кичектерелә. Бары дүрт айдан соң гына “Хыял“га Казан сәхнәсендә чыгыш ясау бәхете елмая. 

–    Бу, бер яктан, әзерләнү өчен шактый вакыт булды дигән сүз. Әмма, икенче яктан, көтү – иң авыр нәрсә ул. Дистанцион укуга күчкәч, биючеләр белән онлайн шөгыльләнергә туры килде. Башта үзем хәрәкәтләрне видеога төшереп аларга җибәрдем. Аннан балаларның һәрберсе өйдә өйрәнеп, кабатлап, видеоларны миңа юлладылар. Бу, әлбәттә, җиңел хезмәт булмады, – ди Рузана Исламова.

Әмма өйрәнү мең газап булса да, Казан сәхнәсендә чыгыш ясау – бик сирәкләргә эләгә торган олы бәхет ул, ди җитәкче. 

–    Дөресен әйтим, “Йолдызлык“ның финалына чыгар өчен, чынлап та, җиде кат тиреңне чыгарырга кирәк. Бу – тәүлеккә ничә сәгать шөгыльләнү, йокысыз төннәр, дулкынлану... Финалга республиканың иң көчле бию коллективлары гына сайлап алына. Зур шәһәрләрдән килгән балалар – махсус бию мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр. Ә “Хыял“ – гап-гади авыл балаларыннан торучы ансамбль ул. Бездәге шартлар да зур шәһәрләрнеке белән чагыштырырлык түгел. Әмма әти-әниләребез, игелекле иганәчеләребез, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер торучы мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән бары алга барырга тырышабыз, – ди Рузана Радиковна. 

Сүз уңаеннан: “Ехал я из Берлина“ җырына әзерләнгән биюне куюда күптәнге дуслары – Казанның танылган хореографлары ирле-хатынлы Лилия–Айрат Баһаутдиновлар ярдәм иткәннәр. Костюмнарга тукымалар алуда – ата-аналар, аяк киемнәрен алуда авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов зур булышлык күрсәткәннәр. Быел мәктәп тәмамлаган биюче кыз Зөлфия Цыгвинцеваның әнисе Гөлия сәхнә костюмнары теккән. Иж-Бубыйдан чыккан эшмәкәр Искәндәр Җиһангәрәевның матди яктан ярдәме зур булган. Шушы авыл кызы Алсу Мәдишинага да бик рәхмәтле “Хыял“га йөрүчеләр. Ансамбльнең югары уңышларында аның өлеше бик зур, ди Рузана. 

–    Бу биюдә сәхнәдә берьюлы 10-17 яшьлек 18 бала чыгыш ясады. Алар өчен барыбыз да җан аттык. Һәм зур бер команданың уртак тырышлыгы, коллективның бер йодрык булып чыгыш ясавы нәтиҗәсендә шундый уңышка ирештек, – ди җитәкче. 

“Хыял“ның “Йолдызлык“та тәүге балкуы түгел бу. Алар биш ел рәттән Казан сәхнәсендә  чыгыш ясау бәхетенә ирешкәннәр. Шуның берсендә махсус бүләккә ия булсалар, өчесендә беренче өчлеккә кергәннәр. Биючеләрнең копилкасында бер – икенче, ике өченче урын яулаганлыкны раслаучы Дипломнары бар.

–    “Йолдызлык“ – без катнашкан иң зур, җаваплы, олы хезмәт һәм тырышлык таләп итүче бәйге ул. Әлеге фестивальдә елдан-ел көчлерәк коллективлар чыгыш ясый, көндәшлек зур, – ди Рузана.  

Коллектив җитәкчесе Рузана Исламова “Хыял“ белән 2012 елдан бирле җитәкчелек итә. Ансамбльгә йөрүчеләр Мәдәният йортында Искәндәр Җиһангәрәев ярдәме белән төзекләдерелгән залда шөгыльләнәләр. 4-7 яшьлекләр – “Сюрприз“, 7-10 яшьлекләр – “Карусель“, зурлар – “Хыял“ ансамбльләре биючеләре. 

–    Авылда гына түгел, район күләмендә узучы бәйрәмнәрне безнең ансамбль балалары ямьгә төрә. Ел ахырында без тамашачылар алдында имтихан тотабыз. Кимендә 23-25 чыгыш әзерлибез, – ди Рузана. 

Быел Әгерҗе сәнгать мәктәбенә “Хыял“да биеп үскән, аннан Алабуга мәдәният көллиятенең хореография факультетын тәмамлаган Гөлшат Җәләветдинова эшкә кайткан. “Ул да – минем уң кулым“, ди Рузана. Бу көннәрдә алар бергәләп яңа биюләр өйрәнә башлаганнар. Чөнки киләсе “Созвездие–Йолдызлык“ фестиваленә дә озак вакыт калмый бит. Шуңа күрә әзерлекне бүгеннән башларга кирәк, ди җитәкче.

Фото Р.Исламованың гаилә архивыннан алынды 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев