Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кадыбаш авылы китапханәсе “Китапханәдә төн“ акциясенә кушылды

    Фәридә Каюмова җитәкчелегендәге Кадыбаш авылы китапханәсендә "Китапханәдә төн" акциясе үтте.

    Быелгы акция театр елына багышланды. Кичәне Габдулла Тукайның "Театр" шигыре белән башлап җибәрдек. Клуб фойесында тамашачыларга фольклор күренеш – "Чәкчәк пешерү өмәсе" күрсәтелде. Китапханәдә "Театр яктылыкка, нурга илтә..." дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Аннан соң тамашачылар театрга багышланган кроссвордлар чиштеләр.

    Кичә дәвамында һәркем үзенең театр белән бәйле булган истәлекләре белән бүлеште. Асия апа Габбасова кечкенә чагында театр караганда отып калган җырны җырлап шаккаттырды. Ләйлә Абдуллина "сәхнәдә атылган мылтык тавышыннан түгел, ә янымда утырган тамашачының шул тавыштан куркып кычкыруы мине куркытты", дип көлдереп тә алды. Өлкән апалар "элеккерәк елларны авылга театрлар еш килә иде, Әлмәт, Минзәлә артистлары ел саен килеп күңелле тамашалар куеп китәләр иде " дип үткәннәрне сагынып алдылар.

    Кадыбаш авылында үткән әлеге акциядән һәркем канәгать калды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: