Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кадыбаш китапханәсенә район китапханәчеләре җыелды

Бүген Кадыбаш авыл китапханәсендә район үзәкләштерелгән китапханәләр системасының “Балалар һәм яшүсмерләрдә милли мәдәниятләрне үстерү, саклау һәм толлерантлык тәрбияләүдә  китапханәләрнең роле” дигән темага семинар-киңәшмәсе узды.  

 

Кадыбаш китапханәсе мөдире Фәридә Каюмова җитәкчелегендә авылның “Ак калфак“ оешмасы әгъзалары “Кич утыру” күренешен  сәхнәләштерделәр, борынгы йолаларыбызны искә төшерделәр.

Киңәшмәнең икенче өлешендә эшлекле сөйләшү алып барылды. Китапханәчеләр үзара фикер алыштылар. Алдынгы китапханә хезмәткәрләрен беренче квартал нәтиҗәләре буенча билгеләп үттеләр. Китапханәләр системасы директоры Гөлнара Тимербаева алда торган планнарны һәм бурычларны уңышлы башкарырга өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев