Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кадыбаш мәдәният хезмәткәрләре сәламәтлекләре чикле авылдашларын кыстыбый пешереп сыйладылар

Кадыбаш Мәдәният йорты мөдире Алсу Сибатова һәм китапханәче Фәридә Каюмова, Татарстанда игълан ителгән “Көзге мәрхәмәтлелек атнасы“ акциясенә кушылып, сәламәтлекләре чикле авылдашларын сөендерделәр.

Алар, әниле-уллы Вәлиуллиннарга, бертуган Гайфиевларга барып, аларны халкыбызның милли ризыгы кыстыбый пешереп сыйладылар.

  • Соңыннан бик тәмле кыстыбый белән бергәләшеп чәй эчтек, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык, – диләр кызлар.

Мәдәният хезмәткәрләре атна дәвамында игелекле чаралар уздырырга планлаштыралар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев