Кадыбашта Нәүрүз бәйрәмен карачкы яндыру белән төгәлләгәннәр
Төрки календарь буенча Яңа елны каршылау – Нәүрүз бәйрәмен Кадыбаш авылында мәдәният хезмәткәрләре Алсу Сибатова һәм Фәридә Каюмова зур әзерлек белән уздырганнар.
Бәйрәмгә килүчеләрне Нәүрүз боткасы белән сыйлаганнар. Уңган кызлар Алсу һәм Регина үзләре пешереп алып чыккан пирог, тортларын тәкъдим иткәннәр. Каюмовлар гаиләсе шашлык пешергән. Фаягөл апа Әхмәтшина бәйрәмгә багышлап яңа шигырьләрен тәкъдим иткән. Бәйрәм төрле уеннар, биюләр белән бик күңелле узган. Ә соңыннан барлык начарлыклар иске елда калсын дип карачкы яндырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев