Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кичкетаңда туксан ике яшьлек авыл әбисенең китабын тәкъдим иттеләр

Кичкетаң Мәдәният йортында узган үзенчәлекле бәйрәмдә залда алма төшәр урын да юк иде. Ә бәйрәмнең төп сәбәпчесе 92 яшьлек авылдашыбыз, яраткан әбиебез Рәйсә ЗАРИПОВА булды. Гомер көзендә аның “Күңел чишмәләре“ исемле китабы чыгу уңаеннан балалары, оныклары кичә тәкъдим иттеләр.

Бәйрәм рухы хакимлек иткән залда – тамашачылар арасында балкып-сөенеп әбиебез утырды. Гомере буе шигырьләр иҗат иткән, хөрмәтле дин әһеле булган, өч балага гомер биргән, хәзер сигез онык, ун оныкчыгының, күпсанлы кияү-киленнәренең кадерле кешесе ул безнең Рәйсә әби. Әнә, бу көнне дә балалары, онык-оныкчыклары сәхнә тутырып аның хөрмәтенә җылы рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен яңгыраттылар. Әбиебезнең фотосурәте белән янәшә “Оҗмах – аналарның аяк астында” дигән һәркем өчен өндәмә булырдай сүзләрне дә  язып куйдык. Кичәнең беренче өлеше дә шушы сүзләргә тәңгәл килеп, әниләрнең бөеклеген, олылыгын зурлаучы шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Нәсел дәвамчылары Рәйсә әбиебезнең тормыш юлын да сөйләделәр һәм “Күңел чишмәсе” китабындагы тирән мәгънәле шигырьләрен дә яңгыраттылар.

Бәйрәмне алып баручылар Рәйсә әбинең кызы Рәмзия, килене Рима – үзләре дә “Әгерҗе хәбәрләре”, “Яңарыш“ газеталары укучыларына яхшы таныш каләм осталары, әдәбият-сәнгать өлкәсендә бай тәҗрибәләре бар. Беренче бүлекнең йомгаклау өлешендә әбиебез рәхмәт сүзләре белән чыкты, авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриевның котлавын, бүләген кабул итеп алды.

Сәхнәдә олысы-кечесе чыгыш ясады бу кичтә. Өч яшьлек Алмаз, дүрт яшьлек Данирдан башлап барлык оныкчыклар, оныклар, кияү-киленнәр үз осталыкларын күрсәттеләр. Нәселебез “сандугачлары“ Ләйсән, Энҗе, киявебез Марсның җырлары, күмәк биюләр, гаилә ансамбле чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Һәр чыгыш ясаучының талантына, осталыгына сокланды тамашачылар. Җыр, бию, шигъри тәлгәшләр, күңелле күренешләр бер-берсен кабатламыйча, бәйрәмгә матур бер төсмер генә өстәделәр. Рәйсә әбинең төрле авыл-шәһәрләрдә яшәүче туганнарының балалары, оныклары чыгыш ясавы кичәне тагын да баетып җибәрде.

Нәсел шәҗәрәсе күптармаклы туганнарны берләштерүе белән көчле ул. Безнең туганнар да бу кичтә бер ояга тупланды. Бу бәйрәмнең яме, кыйммәте дә шушы инде. Нәселебез тарихын чагылдырган истәлекләр һәм шигырьләр тупланган китапны әбинең үз кулыннан алу барыбызга да олы бүләк булды. Ә әбиебез авыл имамы Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин тапшырган Коръән китабын иң олы бүләк дип кабул итте. 

Эльмира ҖИҺАНГӘРӘЕВА.

Кичкетаң авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев