Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кырынды китапханәсендә батырларны искә алдылар

    Кырынды авылы китапханәчесе Фәридә Артемьева укучылар белән хәрби бәрелеш ветераннарын искә алуга багышланган чара уздырды.

    Бу көннәрдә Чечня бәрелешләрендә гомере өзелгән якташыбыз Раушан Фатыйховның һәлак булуына 15 ел тулды. Китапханәче 20 яшендә Чечня бәрелешләрендә чәчәк кебек гомере өзелгән сөлектәй егет Раушан Фатыйхов турында сөйләде.

    Ә без сезнең игътибарга аның турында әнисе Раушания ханым сөйләгән истәлекләрне тәкъдим итәбез.

    - Раушан кечкенәдән хәрби булырга теләде. Спорт белән шөгыльләнде, кул көрәше буенча районда гел призлы урыннар ала иде. Җиңел атлетикада да сынатмады. Мәктәптә гел яхшы билгеләргә генә укыды. Аның гитарада уйнап җырлаганнары, миңа багышланган шигырьләрен укулары - әле дә күз алдымда. Төскә-биткә бик матур, озын буйлы улыма әллә күзләр тидеме икән соң дип тә уйлыйм кайчак, - ди Раушания ханым.

    Кечкенәдән үз алдына "мин хәрби булам" дип максат куйган Раушан ике балл җитмәү аркасында Казандагы хәрби артиллерия университетына керә алмый. Аңа хәрби хезмәткә барырга киңәш итәләр, аннан соң укырга да алырга вәгъдә бирәләр.

    - Армиягә барсам йә спецназга эләксәм, йә десант булсам иде, - дип тели Раушан.

    Ставрополь краенда учебкада булганда җырлау сәләтен күреп аны музыкаль ротага алалар, автобатта шофер булып та хезмәт итә.

    - Биредә калу мөмкинлеге дә бар иде аңа. Әмма бер хатында мин Чечняга китәм дип язды. Минем күңел шунда ук сизенгәндер инде, ачуланып хат яздым. Әмма ашкынган күңелне тыеп буламы соң... Учебкадан соң Маздокка спецназга эләкте. Сөенеп "Мин - спецназда" дип зур хәрефләр белән хат язды. Анда ниләр булгандыр, белмим. Әмма Раушанның хатлары гел күтәренке рухта иде. Шигырьләр, рәсемнәр белән матурлап яза иде ул хатларын, - ди Раушания ханым.

    Хезмәт бурычы төгәлләнергә ике ай калгач кече сержант Раушан Фатыйхов бәрелешләр вакытанда батырларча һәлак була. 2004 елда үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Аны әнисенә тапшыралар.

    - Улымны югалтканга 15 ел. Әмма ул бер генә минутка да истән чыкмый. Кызымның балаларына карыйм да, Раушанның балачагын искә төшерәм. Аның әйберләрен кулыма алсам да хатирәләргә биреләм, - ди Раушания.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: