Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ләбиб Айтуганов исемендәге Мәдәният йорты хезмәткәрләре эшенә халык югары бәя куя

    “Шушы мәдәният учагына килгән саен республика, район җитәкчеләренә рәхмәт укыйбыз. Ел ярым элек клуб ачылгач, биредә эшләүче хезмәткәрләр безне “йокыдан уяттылар“. Хәзер мәдәни чараларга әзерләнәсе бар дип канатланып йөрибез. Олыгаеп барганда сәхнәгә тартылуыбызга бик сөенәбез“, – ди Заводская урамындагы Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йортында узучы чараларда актив катнашучы Венера апа Абдуллина.

    ТҮГӘРӘКЛӘРДӘ – ИЛЛЕДӘН АРТЫК БАЛА

    Әлеге микрорайондагы клуб биредә яшәүче бер меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Мәдәният йорты ишегенең ябылып торганы да юк дияргә була: төшкә кадәр – өлкәннәр, дәресләрдән соң укучы балалар, аннан нәниләр шөгыльләнәләр. Балалар өчен ике бию, җыр, гамәли-декоратив сәнгать түгәрәкләре эшли. Яшүсмерләр клубыннан килеп курчак театрында уйнау, мылтыктан ату серләренә төшендерәләр. Өстәл уеннары белән кызыксынучы балалар да бар икән. Гомумән, 50дән артык бала түгәрәкләрдә сәләтен үстерә. Алар – бәйрәмнәрне җыр-биюләре белән бизәүчеләр дә.

     

    ҺӘР ХЕЗМӘТКӘР – СӘХНӘ ОСТАСЫ

    Мәдәният йорты ачылганнан бирле өлкәннәр дә бирегә илтүче сукмакка тузан төшермиләр. Клуб хезмәткәре Роза Насыйкова оештырган “Шигъри моңлы урамым“ берләшмәсенә 20гә якын каләм тибрәтүче йөри. Кул эшләре остасы Римма Замалиева “Тылсымлы йомгак“та бәйләү серләренә төшендерә. Сәнгать җитәкчесе Фәния Мөхәммәтшина “Саф җил“ төркеменә шушы микрорайонда яшәүче җыр-моңга сәләтле өлкән буын кешеләрен туплаган. Бу көннәрдә алар бик тырышып район күләмендә узачак “Мәдәни салават күпере“ бәйгесенә әзерләнәләр.

    • Бию өчен берничә генә булса да костюм тектерттек, тукмаклар ясаттык. Борынгы уеннарны искә төшерәбез, элекке җырларны яңартабыз, биюләрне өйрәнәбез. Коллективка яңа кешеләр килә тора. Аларны үзебезнең сафларга бик сөенеп кабул итәбез, – ди директор Дилә Шәйхетдинова.

    Бәйрәмгә сценарийларны Фәния ханым үзе төзи. Гомер буе җыр-моң юлдашы булган, кулыннан гармун төшмәгән, матур шигырьләр, аларга көйләр иҗат итүче Фәния Фәхретдиновна да, егерме елдан артык шәһәр балаларына туган телгә мәхәббәт тәрбияләгән моң иясе Дилә Шамилевна да бирегә килгәч икенче сулышыбыз ачылды, диләр. Икесе дә яңа идеяләр белән яналар, аларны тормышка ашыру өчен бар тырышлыкларын куялар. Әлбәттә, коллектив та бер йодрык кебек эшли биредә. Хезмәткәрләрнең һәрберсе – Роза Насыйкова, Илназ Сабирҗанов, Сәлим Нурмиев, Ирек Шәйхетдинов – директор һәм сәнгать җитәкчесенең уң кулы. Үзләре җырлыйлар, бииләр, Фәния ханым язган әсәрләрне сәхнәләштергәндә рольләрне дә бик оста башкаралар.

     

    ПАРЛАП ЙӨРҮЧЕЛӘР ДӘ БАР

    Сәхнәдә тамашачы алдында чыгыш ясаганчы җиде кат тир чыгарырга туры килгәнен һәркем аңлый. Шуңа күрә ветераннар Фәния ханымның күзенә генә карап торалар, аның һәр киңәшен тотарга тырышалар.

    • Мин – әле биредә яңа кеше. Ике көн эшләгәннән соң ике көн ялымны клубта уздырам дисәм дә ялгыш булмас. Мин монда канатланып киләм. Җырларга, биергә яратам. Балачак хыялым булган спектакльдә дә уйнау теләге белән янам. Анысы да тормышка ашар дип уйлыйм, – ди Зөлфия ханым Шәмсетдинова.

    Ә Гөлфизә–Надир Вәлиевлар бирегә ирле-хатынлы йөриләр. Алар да үзешчәннәр сафын күптән түгел тулыландырганнар. Венера Абдуллина, Дамир Әкрамов, Ринат Галиев, Гөлшат Насыйкова, Роза Ситдыйкова, Филисә Чувамова, Физәлия Мымрина, Тәслимә Галиева, Әнисә Галиева һәм башкалар “лаеклы ялга чыккач тормышыбыз җанланды. Без үзебезне яңа яктан ачтык“, дип сөенәләр. Алар рәхәтләнеп җырлыйлар, бииләр, кыскасы, сәхнә осталыкларын арттыралар. Ә Рәис Мөхәммәтвәлиев, Мәхмүт Газизов уйнаган гармун моңнары клубка гына сыймый, урамга да тарала. Әнә шулай, көн саен биредә милли көйләребезне яңгыраталар алар.

    • Пенсиягә чыккач күңелле дә, кызыклы да, мавыктыргыч та икенче тормыш башлана икән. Ә безнең һәр көнебезне бизәүчеләр, яңалык алып килүчеләр – мәдәният хезмәткәрләре. Аларны бәйрәм белән котлап, киләчәктә дә безне, тамашачыларны сөендереп яшәүләрен телибез, – ди Гөлфизә ханым.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: