Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

"Пушкин картасы" белән Әгерҗедә кайда барырга була?

Менә дигән мөмкинлек

1 сентябрьдән Россиядә “Пушкин картасы“ программасы гамәлгә керде. Ул 14-22 яшьлекләргә тәгаенләнгән. Аның ярдәмендә яшьләр дәүләт хисабына төрле мәдәни чараларга йөри алалар. 

“ПУШКИН КАРТАСЫ“ НӘРСӘ УЛ
Егет-кызларны мәдәнияткә тарту максатыннан уйланылган әлеге яңа дәүләт программасы Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 1 сентябрьдән старт алды. Бу –“Пушкин картасы“на ия булганнар илнең төрле төбәкләрендәге исемлеккә кертелгән теләсә кайсы музейга, кинога, экскурсиягә бара ала дигән сүз. География буенча чикләүләр юк. Мәсәлән, Татарстанда – 68, Удмуртиядә 23 мәдәни оешмага билетны яңа төр карта белән алырга мөмкин. 

КАРТАНЫ НИЧЕК АЛЫРГА
“Пушкин карта“сы 14 яшьтән (паспорт алганнан соң) 22 яшькә кадәрге Россия гражданнарына тәгаенләнгән. Әгәр быел 1 сентябрьдә 22 яшь тулган икән, ул карта алалмый. Заявканы “Дәүләт порталы“ сайтында калдырырга кирәк. Аннан “Дәүләт хезмәте. Мәдәният“ мобиль кушымтасына теркәлү мөһим. Әлегә карта виртуаль итеп кенә эшләнелгән, тиздән пластик варианты да булачак дип ышандыралар. Шунысын да әйтергә кирәк, картаны һәр кеше шәхсән үзенә эшләргә тиеш. Билетны да һәркем үзенә генә сатып алырга хокуклы. Билетларны шулай ук “Дәүләт порталы“ аша сатып алырга мөмкин. 
Картага 3 мең акча күчерелә. Ул 2021 ел ахырына кадәр тотылып бетәргә тиеш. Калган сумма икенче елга күчми. Ә 1 январьдан картага яңадан 5 мең сум салына һәм ул бер елга исәпләнә. 

ӘГЕРҖЕДӘ КАЙДА БАРЫРГА МӨМКИН
“Пушкин картасы“ белән безнең районда Мәдәният йортларында һәм музейларда уза торган чараларга барырга мөмкин булачак. 
–    Бу шимбәдә без әлеге ысул белән эшләүгә старт бирәбез, – ди район Мәдәният сарае методисты Ләйсән Тимуршина. – Бу көнне “Мечта“ халык театры куячак спектакльгә карта ярдәмендә 30 кешегә билет алу мөмкинлеге тудырылды. Аның өчен махсус сылтама аша кереп (белешмәләр өчен телефон: 22647), карта белән билет алырга мөмкин. 

Тиздән район Мәдәният сараена Казанның данлыклы дәүләт җыр һәм бию ансамбле килүе дә күздә тотыла. Әлеге чарага да “Пушкин картасы“ белән керергә мөмкин булачак. 

Гомумән, район Мәдәният сараенда узачак чараларга авыл яшүсмерләрен дә көтеп калалар. Ә бик тиздән әлеге программа буенча авыл клубларында да чаралар оештыра башлау күздә тотыла.  

–    Музейларда да “Пушкин картасы“ белән эшләү өчен чаралар планы төзелде, – ди район тарихы һәм мәдәни мирас музее директоры Гөлнас Джаметова. – Безнең тармак буенча чараларның күбесе Иж-Бубыйда яңа ачылган сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның торак йортында узачак. 
Чараларның кайчан һәм кайда узачагын ничек белергә соң? Бу турыда район мәгариф идарәсе аша мәктәпләргә белдерүләр җибәреләчәк. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга хәбәр итә. 

Яшьләргә килгәндә, алар да “Пушкин картасы“ белән район Мәдәният сарае һәм музейларда үтәчәк чараларга йөри алалар. Афишалар әлеге учреждениеләренең социаль челтәрләрдәге битләренә, шулай Әгерҗе муниципаль районының инстаграмына урнаштырыла.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев