Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасында – яңа җитәкче

КАПИЛОВА Эльмира Рамил кызы “Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы“ учреждениесе директоры итеп билгеләнде.

Э.Капилова 1975 елда Әгерҗедә туган. 1992 елда 1нче мәктәпне тәмамлагач Алабуга дәүләт педагогика институтының филология факультетында белем алган. 2005 елда Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университетын тәмамлаган.

Хезмәт юлын 1997 елда 3нче мәктәптә татар теле укытучысы булып башлый. 2001-2011 елларда 4692 санлы Саклык банкында контролер, кассир, өлкән инспектор, өлкән икътисадчы вазифаларын башкара. 2012-2017 елларда Пенсия фонды идарәсендә белгеч, 2017 елдан яңа вазифага билгеләнгәнче 8610 санлы “Россия Саклык банкы“ филиалында өлкән менеджер булган.

Эльмира Капилова улы Алмазны тәрбияли.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев