Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре Дипломнар белән бүләкләнделәр

“Җир сулышы“ алтынчы республика балалар һәвәскәр берләшмәләре бәйгесендә катнашкан Әгерҗе район мәдәният хезмәткәре йомгаклау чарасында Дипломнарга лаек булдылар.

Әлеге чарага нәтиҗә Азнакай районында ясалды. Анда 21 районнан 85 балалар һәвәскәр берләшмәсе катнашты.

Мәдәни проект 2019 елның февралендә башланган. Шушы вакыт эчендә балалар зурлар җитәкчелегендә бик күп табигатьне саклау чараларын тормышка ашырган. Авылларында агач-куаклар санын ишәйткән, чишмәләрне чистарткан, әйләнә-тирә мохитне саклау темасына агитбригадалар чыгышларын, үзешчән театрлар, табигый материаллардан ясалган әйберләр күргәзмәләре, экология айлыклары, “Бөтендөнья хайваннарны саклау көне”, “Җир көне”, “Сәламәтлек көне”, “Кошлар көне”, “Эколог көне” бәйрәмнәре, шулай ук табигатьтә күчмә утырышлар оештырган.  Берләшмәләр җитәкчеләре иң элек балаларда Җиргә карата мәхәббәт хисе, әмма ресурслар чыганагы буларак түгел, бәлки карау-саклауга мохтаҗ туып үскән йортыбызга кебек булган мәхәббәт хисе тәрбияләргә тырышкан.

Бәйгедә Бима Мәдәният йортының Ольга Изибаева җитәкчелегендәге “Табигатьне яратучы экоотряд“ берләшмәсе “Туган як табигатен саклыйк“ проекты буенча өченче дәрәҗә лауреат булдылар.

Красный бор (Динара Ямалиева), Барҗы-Пельга (Зинаида Казанцева), Тәбәрле (Фәнис Шаһабиев), Иж-Бубый (Рузана Исламова), Варкләд-Бодья (Елена Пислегова) мәдәният учакларына Дипломнар тапшырылды.

Красный бордан сәнгать җитәкчесе Динара Ямалиева ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Мактау грамоатасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев