Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Салагышта кышны ботка пешереп, уеннар уйнап озатканнар

Салагышта кышны озату, язны каршылау йоласы –“Карга боткасы” бәйрәмен быел унынчы ел рәттән уздырдык.

 Авылның бик матур урынында авылдашыбыз Әскать абый учак ягып казан асты. Анда тирә-якка тәмле исләр таратып ботка пеште. Ә ул арада авылдашлар, кунаклар, балаларны төрле җырлы-биюле уеннарда сынадык.  Башлангыч сыйныф укучылары “Нәүрүз килә”, “Яз җитә” җырларын, ә Түбән Камадан кунакка кайткан авылдашыбыз Миндар Гыйләҗетдинов “Мәк чәчәге” җырын бик матур итеп башкарды. “Табышмакның җавабын тап”, “Мәкальнең ахырын бел”, “Кош исемнәрен ата” һәм башка биремнәрдә өлкәннәр һәм балалар тапкырлык һәм җитезлекләрен күрсәтте.

“Бүләк кисү”, аркан тарту, йөгерү ярыш-уеннары  аеруча ошады авылдашларга. Шулай ук башлангыч сыйныф укучылары, кунакка кайткан Дамир, Айдар, Айсылу, кошлар һәм яз турында шигырьләр сөйләп, бәйрәмгә ямь өстәделәр. Авылдашлар белән бергәләп “Яз, яз, яз җитә“ исемле җырын бии-бии башкардык. Татар көенә парлап биедек. Бәйрәмдә катнашучыларга авылдашларыбыз Миндар абый һәм Наҗия апа татлы призлар да өләштеләр. Лидия апа Мәҗитова авылдашларны бәйрәм белән котлады, киләсе елга тагын күрешергә насыйп булсын дип теләде.

Әнә шулай, күңел ачып, биеп-җырлаганнан соң Айсылу апа Вахитова, Ләйсән Сабирова, Әлфия апа Насыйрова пешергән боткадан авыз иттек. Күмер самавырларында чәй кайнады. “Кем карга боткасыннан авыз итә, шул ел буе авырмый”, дигән борынгыдан калган әйтемгә ышанып, ботканы өйдә калган якыннарыбызга, күрше-күләнгә авыз итәргә дип тә алдык. Аны бераз суга да агыздык, җирдә дә калдырдык. Шулай иткәндә ил өстенә муллык килә, көннәр җылы, яңгырлы, матур, ә гаиләләр бәхетле була, диләр.

Шушы бәйрәмне оештыручы мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп, икенче елга да күрешергә язсын дигән теләк белән таралышты авылдашлар.

 

                                                                          Раилә Тимофеева.

                                                                          Салагыш–Ямурза авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев