Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Салагышта тиздән яңа клуб ачыла

Быел Салагышта республика программасы буенча Мәдәният йорты төзелә. Әлеге эшкә 14 миллион сумнан артык акча тәгаенләнгән.

Бик тиздән узган гасырның 80нче елларында “Пушкин“ исемендәге колхоз белән Хәмәт ага Исмәгыйлев җитәкчелек иткән вакытта төзелгән 400 урынлы ике катлы Мәдәният йорты янәшәсендә яңа мәһабәт бинаны ачу тантанасы булачак. Ул 100 урынга исәпләнгән. Биредә Салагыш авыл җирлеге Советы да урнашачак.

Клуб төзелеше эшләрен Тигран Агаджанян җитәкчелегендә “СтройГигант“ ширкәте төзүчеләре алып бара. Төзүчеләр хәзер биредә эчке эшләрне башкаралар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев