Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Варкләд-Бодья клубы мөдире мәдәнияткә урау юллар аша килә

Наталья МАТВЕЕВА кечкенәдән сәхнәдә чыгыш ясарга хыялланып үсә. Аның тагын бер хыялы дөнья гизү була.  

Наташа кечкенәдән бик актив, кызыксынучын була. Бер генә эштән дә курыкмый. Бик кыю булып, мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итәргә өйрәнеп үсә.  

  • Элек бөтен авыл белән печән чабарга йөри идек бит. Шулай бервакыт кич соң гына кайттык. Кайтуыбызга алты яшьлек Наташа сыерны савып куйган. Безнең арып кайтасыбызны уйлап, менә шулай булышырга уйлаган, – дип сөйли әнисе Алевтина Федоровна. – Мәктәпкә укырга кергәнче ул бияләйләр дә бәйли белә иде инде.

Әтисе үлгәндә Наташага сигез яшь була. Гаиләдәге өч баланың өлкәне булганлыктан, кыз әнисенең уң кулына әверелә.

Сәхнәгә мәхәббәт тә аңа әнисеннән күчәндер, мөгаен. Педагогика ветераны Евдокия Михайлова белән Алевтина Федоровна сәхнәдә бик еш бергә чыгыш ясыйлар. Районда танылган музыкант Леонид Лазарев та концерт программаларына аларның дуэт белән чыгышларын кертә торган була. Ә Наташа бу вакытта сеңлесе, энесе белән бергәләп өйдә үз концертларын әзерли. Ул зур сәхнәдә чыгыш ясау һәм дөнья гизү турында хыяллана.

Наташаның бу хыялы тормышка аша. Тик язмыш аны мәдәнияткә урау юллар аша алып килә. Ул Ижау авылы хуҗалыгы академиясенең икътисад факультетын тәмамлый. Башта колхозда, аннан агрофирмада хисапчы булып эшли.

Бик күпләр аның сәхнә осталыгын яхшы беләләр. Шуңа күрә 2012 елда Варкләд-Бодьяда яңа клуб ачылгач сәнгать җитәкчесе булырга тәкъдим итәләр. Ә 2013 елда ул мөдир итеп билгеләнә.

  • Мәдәният хезмәткәре – үзенчәлекле һөнәр. Ул гаилә белән бергә эшләүне таләп итә, – ди Наталья.

Чыннан да, нинди генә чара булмасын – Яңа ел маскарадымы, кышны озатумы, гади генә концертмы – Матвеевлар гаиләләре белән катнашалар. Гаилә башлыгы Виктор элек үзе дә клуб мөдире булып эшләгән. Ул җыр-биюгә дә оста, куллары да алтын. Клуб бинасында оештырылган музей нигезен үзе ясаган. Һәр чарада кунакларны удмурт милли ашлары белән сыйларга мөмкинлек бирүче күчмә мичне ясаучы да – Виктор Николаевич.

Олы кызлары Марина Казанда Халыклар дуслыгы йортында эшли. Вокал осталыгы белән аерылып тора. Аның репертуарында үз җырлары да бар. Әнисе уздыра торган чараларда ул да җырлый, бәйрәмнәрне алып бара.

Станислав белән Аделина әлегә мәктәптә укыйлар. Авылдагы чараларда алар да бик теләп катнашалар. Станислав берничә ел “Шуак шаян шоу“ җирле юмор театрында чыгыш ясый. Аделина сәнгать мәктәбендә баян классында укый. Ул да Варкләд-Бодьяда уза торган чараларда төрле рольләр башкара. Һәм, әлбәттә, Натальяның иң зур ярдәмчесе – әнисе Алевтина Федоровна! Танылган “Инвис“ ансамбле составында ул – һәрвакыт яраткан кызы янәшәсендә.

Варкләд-Бодья халкына әйт кенә! Этнофорум уздырырга кирәкме, музей оештырыргамы – алар һәрвакыт әзер. Олы сәхнәдә чыгыш  ясаудан да авырсынып тормыйлар.

Алар Удмуртия, Мари Илендә концертлар куйганнар, Сочида, Карелиядә халыкара форумнарда катнашып кайтканнар. Бу эшләрнең башында җитәкчеләре, рухландыручылары Наталья Матвеева торуын әйтеп тору артыктыр. Ул – район удмуртларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе дә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев