1 апрельдән мәктәпләргә 1 сыйныфка балаларны кабул итү башлана
Балаң 1 сыйныфка барса
Киләсе уку елында районда беренче тапкыр парта артына якынча 354 укучы утырыр дип көтелә. Шуның 272се – шәһәрдә, 82се авылларда.
– Кызганыч, соңгы елларда Әгерҗедә дә, авылларда да балалар саны кими. Әйтик, быел шәһәр мәктәпләренең 4 сыйныфын тәмамлаучы укучылар 12 сыйныф-комплект тәшкил итә. Ә беренчеләрдән якынча ун сыйныф-комплект тупланыр дип уйлыйбыз. Шунысын да әйтергә кирәк, Кадыбаш һәм Салагыш авылларында 1 сыйныфка укырга бер бала да керми, – ди район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.
Ул мәктәпкә язылуның Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан юлланган хат нигезендә алып барылуын һәм барлык укучыларның да урын белән тәэмин ителәчәген әйтте.
Документлар ике этапта кабул ителә. Беренче этапта – 1 апрельдән 30 июньгә кадәр мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче балаларның ата-аналары гаризалар тапшыра ала. Икенче, ягъни 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәрге этап гомуми белем бирү учреждениесенә беркетелгән территориядә яшәмәгән балалар өчен уза.
Язылу Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә дә башкарыла.
Шунысын да искәртергә кирәк: Федераль закон нигезендә хәзер бер гаиләдә тәрбияләнүче һәм бер урында яшәүче балалар бер үк мәктәптә белем алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев