1 февральдән беренче сыйныфка язылу башлана
1 февральдән район мәктәпләренә 1,10 сыйныфларга кабул итү башлана.
– Быел шәһәр балалар бакчаларыннан 330дан артык бала чыгар дип планлаштырыла. Шуңа күрә 1 сыйныфка 12 сыйныф-комплект тупланыр дип күзаллыйбыз: 1нче гимназиядә – икәү, 3,4нче мәктәпләрдә – өчәр, 2нче мәктәптә – дүртәү, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина. – Мәктәпкә язылу республика Мәгариф министрлыгыннан юлланган хат нигезендә алып барылачак һәм барлык укучылар урын белән тәэмин ителәчәк.
Район башкарма комитеты карары нигезендә 1 февральдән 30 июньгә кадәр укучылар мәктәпкә теркәлү урыны буенча кабул ителә. 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр ата-аналар балаларын беркетелмәгән территориядә урнашкан мәктәпкә бирә алалар. Язылу электрон рәвештә башкарыла, әмма соңыннан мәктәпкә тиешле документларны тапшыру зарур.
Тагын бер нечкәлек: Федераль закон нигезендә хәзер бер үк гаиләдә тәрбияләнүче һәм бер үк урында яшәүче балалар бер үк мәктәптә белем ала алалар. Бу балалар бакчасына да кагыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев