100 балл ияләре Мария Рябкова һәм Татьяна Шутова: Уку китаплары белән генә чикләнмәгез
Мария рус әдәбиятыннан максималь балл җыйса, Татьяна – рус теленнән
2нче шәһәр мәктәбе укучылары Мария РЯБКОВА һәм Татьяна ШУТОВА йөз балл нәтиҗәгә ничек ирешүләре хакында сөйләделәр. Мария рус әдәбиятыннан максималь балл җыйса, Татьяна – рус теленнән.
– Әдәбият беренче имтихан иде һәм мин бик нык дулкынландым, – ди Мария. – Нәрсәнедер онытырмын, контроль-үлчәү материалларында мин әзерләнгәннәр булмас дип курыктым. Әмма юкка булган. Бәлки, чыннан да, бик яхшы әзерләнгәнмендер, чөнки тестта мин белмәгән бирем юк иде. Беренче имтихан мине тынычландырды һәм алга таба курыкмаска кирәклегенә ышандырды. Алдагы имтиханнарга мин уңышлы тапшырычагыма зур ышаныч белән килдем. Тырышлык куйганда һәм бердәм дәүләт имтиханының төзелешен белгәндә аны тапшырмый калу мөмкин түгел.
– Имтихан вакытында дулкынланмас өчен мин шундый алым кулландым: берничә минутка фикерләүне бөтенләй башкага юнәлтергә күнектем, – ди кушыла Татьяна. – Булачак ял, имтиханнар тапшыру пунктыннан чыккач туганнар, якыннар белән күрешү мизгелләре көч өсти иде. Дусларымның да имтиханнарны тапшырганына сөенеп өйгә кайтачагымны һәм яхшы итеп ял итәчәгемне уйлый идем.
– Сез – үз-үзегезгә бик нык ышанган кызлар. Шулай да 100 балл җыйганыгызны белгәч, нинди хисләр кичердегез?
– Үз нәтиҗәләребезне күргәч, башта күзләребезгә ышанмыйча тордык. Интернетта берничә тапкыр битне яңартып карадык. Үзгәрми, димәк, барысы да дөрес. Башка имтиханнарның нәтиҗәсен көтәбез инде хәзер. Үзебез теләгән уку йортына керү өчен балларыбыз җитсә, бездән дә бәхетле кеше булмас.
Маша белән Таня документларын нинди белгечлекләр буенча тапшырачакларын белмиләр әле. “Барлык баллар килеп бетмичә сайлый алмыйбыз”, – диләр. Шунысы ачык: Мария гуманитар юнәлешне сайлаячак, ә Татьяна үз тормышын икътисад белән бәйләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев