Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

1нче гимназиядә татар телен ничек сакларга дигән түгәрәк өстәл узды

Татар телен ничек сакларга? Бу сорау үзен татар дип санаган һәр кешене борчыйдыр бүген. Әгерҗенең 1нче гимназиясендә узган түгәрәк өстәл артына җыелышучылар алдына да нәкъ менә шушы сорау куелды.

Түгәрәк өстәл артына әти-әниләр, педагоглар, дини тәрбия бирүчеләр чакырылган иде. Алар әлеге сорауга карата үз фикерләрен җиткерделәр...

Иң беренче булып сүзне Наил Шәймәрданов алды. Әгерҗедә гомер кичерүче бу гаилә татар җанлы булуы белән аерылып тора. Аларның балалары да туган телебездә иркен аралашалар.

  •  Балаларыбызны милли җанлы итеп тәрбияләүдә без ниндидер аерым ысуллар кулланмыйбыз. Иң беренче чиратта, ата-ана үзе татар булуыннан читенсенмәскә тиеш. Татарлыгыбыз белән горурлану хисен безнең канга гомере буе мәктәптә мөгаллимлек иткән әниебез сеңдергәндер, мөгаен. Хәзер без шушы тойгыларны үз балаларыбызда да тәрбиялибез. Бу башка гаиләләрдә дә шулай булырга тиеш дип уйлыйм, – диде Наил әфәнде.

Шушы ук фикер 3нче балалар бакчасы мөдире Сания Каһарманова чыгышында да дәвам итте.

  •  Без сабыйларга татар телен бакчада өйрәтү буенча ата-аналар белән сөйләшүләр алып бардык һәм 1 сентябрьдә кечкенәләр төркемен татар төркеме буларак ачтык. Алар белән татарча җыр-биюләр, шигырьләр өйрәнәбез, әкиятләр сәхнәләштерәбез. Туган телдә сөйләшү балаларга да, аларның әти-әниләренә дә бик ошый, – диде Сания Искәндәровна.

Замана баласы телевизор, интернет белән бик дус. Әлеге чыганаклар да татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен зур ярдәмче булып тора бүген. Әйтик, ТНВ каналындагы “Татарчаны җырлап өйрәнәбез“, “Переведи“ кебек тапшыруларны күпләр көтеп ала. Интернетта да нинди генә төркемнәр юк?! “ВКонтакте“ социаль челтәрендә генә дә татар телен өйрәнүдә ярдәмлек була алырдый “Әйдә“, “Мин татар баласы“, “Әлбәттә“ һәм башка шундый дистәләгән төркем бар. “Гыйлем“ порталында, Ютубта да күп андый төркемнәр.

  •  Без укучыларны әлеге мөмкинлекләрдән дә файдаланырга өйрәтәбез. Бу хакта аларның әти-әниләре дә хәбәрдар булсалар, тагын да яхшы, – дип, әлеге төркемнәр белән таныштырды гимназиянең татар теле укытучысы Гөлназ Закирова. 

Түгәрәк өстәлгә Ижау мәктәпләрендә татар телен укытучы мөгаллимнәр дә чакырылган иде.

  •  Без бүген Ижауда гына түгел, Удмуртиядә татар телен саклау өчен тырышабыз. Укучыларга атнасына өч тапкыр татар теле һәм әдәбияты дәресләре керә. Фән олимпиадаларында катнашабыз. Февральдә “Туган тел“ атналыгы уздырдык. Безнең “тел бетә“ дип пошаманга бирелергә вакыт юк. Ничек эшләдек, шулай дәвам итәбез, – диде 6нчы гимназия мөгаллиме Рәсилә Габдрахманова.   

Район мәгариф бүлегенең татар теле буенча методисты Лилия Әхмәтова 12 апрельдә Иж-Бубый мәктәбендә узачак Буби укуларының үзенчәлекләре белән таныштырды. Быел әлеге укуларда ике яңа юнәлеш барлыкка килгән. Беренчесе – “Бөек педагоглар Шиһабетдин Мәрҗани, Лев Толстой, Риза Фәхретдин, Каюм Насыйри хезмәтләрендә милли үзаң үсеше”, икенчесе – “Мөхлисә Буби кебек казыя булсам, туган телне һәм милләтне саклау өчен нинди законнар кабул итәр идем?“  дигән сорауга җавап эзләү.

  •  Ә мин шәхсән үзем өч яшькә кадәр бала белән әнине өйдә утырту өчен матди мөмкинлек тудыру яклы. Бу анага баласы белән туган телебездә күбрәк аралашырга да мөмкинлек бирер иде, – дип бу уңайдан үз фикерләре белән  уртаклашты Лилия.  

Бик күп дини мәҗлесләрне тәрбияви вәгазьләре белән баетучы Рәмзия  ханым Шәймөхәммәтова да туган телебезне саклауга карата үз фикерләрен җиткерде.

  •  Бөтен телләрне дә безгә Ходай Тәгалә әманәт итеп бирде. Телне сакларга кирәклеге турында Пәйгамбәребез хәдисләрендә дә әйтелгән. Шулай булгач, телне саклау – һәр иманлы кешенең бурычы, – диде Рәмзия ханым. 
  •  Мәктәптә татар теле дәресләре саны кимүдән аның сыйфатына зыян килергә тиеш түгел. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә дәрестән тыш чараларның әһәмияте дә бик зур. Шуңа күрә укучыларны кызыксындыра алырдай чаралар оештыру мөһим. Әйтик, балалар бакчаларындагы “Татар кызы, татар малае“ бәйгесен нигә мәктәпләрдә дә уздырмаска?! Тиздән ачылачак “Радуга талантов“ балалар иҗаты йортында татар теле түгәрәкләре ачу турында да уйларга кирәк. Бу яклап без сездән кызыклы тәкъдимнәр көтеп калабыз, – дип мөрәҗәгать итте мөгаллимнәргә район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.

Ә без, үз чиратыбызда, мәктәп укучыларының иҗатын киләчәктә “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы битләрендә даими яктыртып барырга вәгъдә бирәбез. Шуңа сездән туган телебездә матур язмалар көтәбез, яшь дуслар. 

Гимназия мөгаллиме Әлфинә Ризванова быел “Мин татарча сөйләшәм“ акциясен барлык шәһәр мәктәпләре укучылары катнашында уздыру тәкъдиме белән чыкты. Сөйләшү барышында туган телебезне саклауга кагылышлы башка тәкъдимнәр дә яңгырады. Аларның  һәркайсы мөһим, әлбәттә. Шулай да бу очракта иң әһәмиятлесе – бердәмлектер, мөгаен. Гаилә, балалар бакчасы, мәктәп, китапханә, матбугат чарасы һәм башкалар бердәм булып туган телебезне саклауга үз өлешен кертергә тырышканда гына нәтиҗәсе дә үзебез теләгәнчә булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев