2 нче мәктәптә кадетларга багышлау тантанасы узды
Кадетлар беренче погоннарын алды
Бүген 2 нче мәктәптә 5 нче сыйныф укучыларын кадетларга багышлау тантанасы узды.
Тантанада ата-аналар һәм мөхтәрәм кунаклар катнашты. Алар арасында Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Азат Вәлиев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Римма Гыйльметдинова, мәгариф идарәсе башлыгы Вәсилә Сафиуллина, Әгерҗе районы комиссариаты вәкилләре бар иде.
Чара взвод командирлары әзерлек турында хәбәр итеп, рапорт тапшырудан башланды. “Үрә кат!" командасы кадетларда һәм аларның якыннарында җиңелчә дулкынлану уятты.
Укучыларга һәм мәктәп коллективына котлау сүзләре белән район башлыгы Азат Вәлиев мөрәҗәгать итте.
- Бүген сезнең өчен истәлекле көн. Сезнең мәктәп тормышында яңа этап башлана. Без сезнең җиңүләрегезгә һәрвакыт сөенеп торабыз һәм сезнең яңа инициативаларга ярдәм күрсәтүегезгә шат булачакбыз. Сезне чын күңелдән котлыйм! - диде ул.
Чараның иң җаваплы мизгеле кадетларның ант бирүләре булды.
«...Намус белән укырга, гадел иптәш булырга, һәрвакыт кадет девизына иярергә: бурыч, намус белән Ватан файдасына хезмәт итәргә...» - дигән сүзләргә, кадетлар өч тапкыр «ант итәбез» дип җавап бирделәр.
Хөрмәтле кунаклар кулыннан кадетлар беренче погоннарын алды.
Чара дәвамында өлкән кадетларны да хөрмәтләделәр. Сержант исеме Ваһапов Риналга бирелде. Шулай ук мәктәп директоры Оксана Дорось Ринальны мәктәп командиры итеп билгеләде.
Һәр мәктәпнең горурлыгы - аны тәмамлаучылар. Һичшиксез, 2 нче мәктәптә горурланырлык кешеләр бар. Иң элек кадет мәктәбен тәмамлап, хәрби белгечлек буенча укуларын дәвам итүчеләрне искә алдылар. Әйтик, хәзерге вакытта Зәйнуллин Илсаф Мәскәү хәрби университетың курсанты.
Чара традицион кадет вальсы белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев