Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

9 нчы сыйныфтан соң укырга керергә җыенучы укучылар өчен имтиханнар саны кимергә мөмкин

Дүрт имтиханнан икегә калуы да ихтимал

9 нчы сыйныфтан соң көллияткә барырга җыенучылар өчен имтиханнар кимергә мөмкин.

Ни өчен дигәндә, аттестат алу өчен бары рус теле һәм математика да җитә дип санаучылар бар. Дәүләт Думасына әнә шундый закон проекты кертелгән. Рособрнадзор да әлеге тәкъдимне хуплаган.

Әлеге закон проектын тәкъдим итүчеләр фикеренчә, имтихан бирү өчен кирәкле фәннәрнең азаюы аттестат алучылар һәм көллияткә керүчеләр санын арттырачак. Алар әлеге проектны Мәскәү, Санкт-Петербург, Ростов, Төмән өлкәләрендә, Төньяк Осетиядә сынап карарга тәкъдим итә.

Исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларга дүрт фәннән  имтихан тотарга туры килә.

Шуның икесе – рус теле һәм математика мәҗбүри, ә ике фәнне үзләре сайлыйлар. Әлеге тәкъдимне Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов та хуплый. Аның сүзләренә караганда, проект авторлары моның белән һөнәри уку йортларының үсешенә, дәрәҗәсенә йогынты ясауны күздә тота. Максаты – имтиханнарны киметү генә түгел, кызыклы урта белем бирү проектларына ярдәм итү дә.

Түбән Кама районының мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин фикеренчә, имтихан тапшыру ул начар гамәл түгел. Әмма бу очракта башка проблемага игътибар итү отышлырак булыр, дип саный ул.

 

– Элек без һәр сыйныфны тәмамлаган саен сынау тапшыра идек. Мин  әлеге тәкъдимгә бераз башкачарак карар идем. Бүген проблема шунда: көллияткә кергәндә, аттестатның уртача баллы исәпкә алына. Әйтик, кайбер һөнәри уку йортларына бик зур баллар белән керәләр. Минемчә, андыйлар 10 нчы сыйныфта калып, киләчәктә инженер, галим була алыр иде. Урта һөнәри уку йортларына бик үк яхшы укымаган, куллары эш тота белгән егет-кызлар китәргә тиеш. Уртача балл аттестаты конкурсы булгач, хәзер көллияткә яхшы укыганнар да керә. Укуы йомшаграк, кулы эш белә торганнары түләп укырга мәҗбүр. Имтиханнар санын түгел, көллиятләргә керү тәртибен карарга кирәк, минемчә. Элек 10 нчы сыйныфта яхшы укучылар калып, югары укы йортларына керә иде. «Өчле»гә укучылар исә 9 нчы сыйныфтан укуларын көллияттә дәвам иттерде. Эшче һөнәрләрен үзләштереп чыкты. «Дүртле-бишле»гә укучылар көллият белеме белән генә чикләнми, соңыннан вузларга укырга керә, – ди ул.

 

 

Мөслим районы гимназиясе директоры Азат Мирзаянов депутатлар тәкъдимен хуплый.

 

– Бу 9 нчы сыйныфны тәмамлауны җиңеләйтәчәк. Тугызынчылар арасында белемне авыррак үзләштерүчеләр дә бар. Аларга ике фәннән яхшылап әзерләнеп, ниндидер юнәлеш буенча һөнәр алу мөмкинлеге бирә. Ә менә яхшы укучыга ике фән ни, дүрт яки алтыны бирде ни – аерманы сизмиләр. Андыйлар өчен проблема юк, – ди Азат Мирзаянов.

 

Әлеге гимназиядә 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның күбесе техникумнарга китә икән.

Гимназиядә медицина сыйныфлары да оештырылган. Укучылар авыл хуҗалыгы, электрика, нефть, медицина юнәлешләрен сайларга тырыша.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев