Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Авыл мәктәпләрендә эшләргә риза булган укытучыларга 100гә якын грант бүлеп биреләчәк

Бүгенге көндә республика авыл мәктәпләрендә 19 меңгә якын мөгаллим хезмәт куя.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). ТР Хөкүмәте авыл мәктәпләрендә эшләргә риза булган яшь укытучылырга 100гә якын грант бүлеп бирергә ниятли. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Югары квалификацияле педагогик һәм идарәче кадрларны мәгариф өлкәсенә җәлеп итү максатыннан республика авылларындагы гомуми белем бирү оешмаларында эшләргә теләк белдергән 35 яшькә кадәрге укытучылар һәм директорларга торак шартларын яхшырту өчен ТР Хөкүмәте тарафыннан 100гә якын грант бүлеп бирү күздә тотыла», - диде Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, кичә Россия Президентының Федераль Җыенга еллык Юлламасы кысаларында «Земство укытучысы» программасы да телгә алынган. Татарстан бу юнәлештә эшли инде, дип искәртте Казан Кремле вәкиле. Бүгенге көндә республика авыл мәктәпләрендә 19 меңгә якын мөгаллим хезмәт куя.

Владимир Путин «Земство укытучысы» программасын 2020 елдан гамәлгә ашыра башларга тәкъдим итте. Ул авыллар һәм кечкенә шәһәрләрдә эшләргә риза булган педагогларга 1 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирүне күздә тота.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/21/181310/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X