Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

БДИ тапшыруның төп этабында 750 меңгә якын кеше катнашачак

27нче майдан 1нче июльгә кадәр узачак төп чорда якынча 750 мең чыгарылыш сыйныф укучысы Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруда катнашачак. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте башлыгы Сергей Кравцов РФ Хөкүмәтендә Бердәм дәүләт имтиханы һәм балалар ялына багышланган киңәшмәдә хәбәр итте.

"БДИның төп этабында 750 мең кеше катнашачак, аны тапшыру өчен 5,5 мең пункт ачылачак, шуларның 16сы - медицина учреждениеләрендә, 352се - өйләрендә. Гомумән алганда, 70 мең аудитория җәлеп ителәчәк", - диде Кравцов.

Ул  чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИ тапшырырга планлаштырган фәннәрне сайлауларын анализлау нәтиҗәсе табигый-фәнни юнәлештәге фәннәрне сайлау артуын күрсәтте, дип өстәде. "Биология буенча - узган ел белән чагыштырганда, 25 мең катнашучыга күбрәк имтихан бирәчәк. Химия буенча - 16 мең катнашучыга күбрәк, физика буенча - 13 меңгә”, - дип өстәде ул.

Кравцов билгеләп үткәнчә, агымдагы елда бердәм дәүләт имтиханының вакытыннан алда чоры җитди технологик өзеклекләр һәм хокук бозуларсыз узды. Быел имтиханнарны вакытыннан алда 30 меңгә якын кеше тапшырды.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X