Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре нинди?

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә САФИУЛЛИНА белән әңгәмә

Узган атнада мәктәпне тәмамлаучы укучылар өчен чыгарылыш кичәләре узды. Шул ук вакытта бу чор – педагоглар өчен нәтиҗә ясар һәм алга максатлар билгеләр вакыт та. Чөнки Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре – белем бирү сыйфатын раслаучы төп күрсәткечләрнең берсе.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә САФИУЛЛИНА белән бу өлкәдәге уңышлар һәм җитешсезлекләр, алда торган бурычлар турында сөйләштек.

– Вәсилә Гарәфетдиновна, сөйләшүне уңышлардан башлыйк әле. Кайсы фәннәр буенча лаеклы нәтиҗәгә ирештек дип әйтә аласыз?

– Иң элек быелгы 11 сыйныф укучылары өчен кертелгән яңа форма чыгарылыш дәүләт имтиханы – ГВЭ турында әйтеп үтәм. Бу төр имтиханны вузга керергә планлаштырмаучы 12 укучы тапшырды. Аттестат алу өчен аларга рус теле һәм математикадан гына имтихан бирергә кирәк иде. 12 укучының барысы да сынауны уңышлы үтте.

Ә БДИ нәтиҗәләренә килсәк, быел да иң югары баллар – рус теленнән. Әлеге фән буенча күрсәткечләр узган елдагыдан 1,38гә югарырак булып, 76,2 балл тәшкил итте. Бу Татарстан һәм Россия күрсәткечләреннән яхшырак. 84 укучының 38е имтиханнан югары балл (80нән артык) җыя алды. Шулар арасыннан 8енеке

– 90 һәм аннан күбрәк. 1нче гимназия, 2нче мәктәп, Исәнбай, Кадыбаш мәктәпләрендә күрсәткечләр уртача районныкыннан яхшырак.

Профильле математика буенча да күрсәткечләр, узган елдагыдан 7,05 баллга артып, 60,4 тәшкил итте. Район тарихында беренче тапкыр математикадан имтиханны 5 укучы югары баллга тапшырды. 1нче гимназиядә, 4нче, Кадыбаш һәм Көчек мәктәпләрендә күрсәткечләр районныкыннан югары. Рус әдәбияты, география, физика буенча да баллар, узган ел белән чагыштырганда, яхшырак. Тарих буенча да күрсәткечләр начар түгел.

– БДИны иң югары балларга тапшырган укучыларны да атап үтегез әле.

– Бу очракта “булганнан бар да була” дигән мәкальне искә алу урынлы булыр, чөнки ул бу укучыларга бик тә туры килеп тора. Югары баллар җыйган укучыларның күбесе – төрле фән олимпиадалары җиңүчеләре, конференцияләрдә, бәйгеләрдә актив катнашучылар. Аерым укучыларга килгәндә, әйтик, рус теленнән иң югары балл (98) иясе – 2нче мәктәптән Руслан Галләмов. Бима мәктәбеннән Юлия Исаеваныкы, Исәнбайдан Илүзә Нәгыймованыкы – 96шар балл. 

Икешәр фәннән югары балл алган укучылар да бар. Әйтик, 1нче гимназиядән Владислав Савиновныкы рус теленнән – 80, җәмгыять белеменнән 88 балл. Владимир Тотров рус теленнән – 86, математикадан 82 балл җыйды. Аделия Гобәйдуллина рус телен – 82, инглиз телен 87 баллга тапшырды. Шулай ук гимназиядә белем алган Юлия Волкова рус теленнән дә, инглиз теленнән дә 86шар балл җыйды. 

2нче мәктәптән Иван Филипповныкы тарихтан – 85, җәмгыять белеменнән 86 балл. Икесе дә – укучы үзе сайлаган фәннәр. Шушы ук мәктәптән Регина Бикбашева рус теленнән – 82, географиядән 92 балл туплый алды. Иван Шулеповныкы рус теленнән – 80, математикадан – 82, Андрей Казанкинныкы рус теленнән – 80, географиядән 83 балл. Әлеге мәктәптә укыган Полина Крылова да сынатмады. Ул рус теленнән – 94, инглиз теленнән 80 балл җыйды. Ә Елизавета Маркочеваның рус теленнән – 90, инглиз теленнән 86 балл. 

3нче мәктәптән Рәшит Шурманов информатикадан – 93, инглиз теленнән 85 балл җыйды. Шушы ук мәктәптән Рафаэль Галиевның математикадан – 80, физикадан 91 балл. Сүз уңаеннан: физикадан мондый югары балл – район тарихында беренче тапкыр.

Бу укучыларның үзләренә, аларны БДИга әзерләгән мөгаллимнәргә, ата-аналарына рәхмәттән башка сүз юк. Димәк, узган елгы дистанцион уку да аларга белемнәрне тиешле итеп үзләштерүдә, имтиханнарга әзерләнүдә киртә булмаган.

– Кайсы фәннәр буенча имтихан нәтиҗәләре канәгатьлек хисе калдырмады?

– Иң беренче чиратта, химиядән. Әлеге фәнне 9 укучы сайлаган иде. Иң югары балл (61) – Исәнбай мәктәбе укучысыныкы. Шул ук вакытта ике укучының чикне дә (36 балл) уза алмавы бик кызганыч. Җәмгыять белеменнән дә шуның кадәр үк укучы минималь баллны да (42) җыя алмады. Шулай да без республика дәрәҗәсендәге күрсәткечләрне саклап кала алдык. Биологиядән бер укучы чикне үтмәде. Монда әлеге фәннәр буенча методик берләшмә җитәкчеләренә дә, мөгаллимнәргә дә уйланырга җирлек бар. Шул ук вакытта укучылар, ата-аналарга да җиде кат уйланырга киңәш итәр идем. Әйтик, укучының нинди һөнәр сайлап, кайсы уку йортына керәчәген тәгаенләгәндә, аның фән буенча мөмкинлекләрен дә исәпкә алу мөһим. Бу профориентацион эшне дә урта звенолардан ук тиешле югарылыкта алып барырга кирәклекне тагын бер кат раслый.

– Әңгәмәне йомгаклап, нәрсәләр әйтер идегез?

– БДИ тапшырылган алты фәннән – рус теле, математика, физика, география, тарих,  рус әдәбиятыннан күрсәткечләрнең узган ел белән чагыштырганда яхшыруы шәһәр һәм район педагогик коллективларының мәгариф идарәсе методик хезмәте белән бердәм эшчәнлек алып барып, яңа үсеш дәрәҗәсенә ирешүләре, уку елы башында куелган җитди проблемалы мәсьәләләрне чишә алулары турында сөйли. Әмма бер хакыйкатьне онытырга ярамый: уңышка ирешүгә караганда аны саклап калуы авыррак. Шуңа күрә безнең бурыч – алдагы елларда әлеге планканы төшермәү һәм химия, биология, җәмгыять белеме кебек фәннәрдән күрсәткечләрне яхшырту өчен районга югары квалификацияле педагог-остазларны җәлеп итү, Республика белем сыйфатын күзәтү үзәге, Мәгариф үсеше институты, күрше республикалар педагоглары белән элемтәләрне ныгыту.

Быелгы чыарылыш сыйныф укучыларына алмашка алдагы уку елында район һәм шәһәр мәктәпләренә беренче сыйныфка 360ка якын бала килер дип планлаштырыла. Аларның 300дән артыгы язылган инде. Димәк, тормыш дәвам итә...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев