Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бүген Әгерҗе районының яшь каләм осталары өчен “Көмеш каләм“ фестивале узды

Яшь иҗатчыларны барлау максатыннан оештырыла торган әлеге фестиваль быел районда унҗиденче тапкыр үтте.

Икенче ел рәттән аны уздыруны районда данлыклы белем бирү йорты Кадыбаш урта мәктәбе коллективы үз өстенә алды.

“Көмеш каләм“нең быелгы темасы “2018-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Әгерҗе районы муниципаль программасын, гамәлгә ашыру, Халыкара туган тел көне һәм районыбызның күренекле язучысы Чыңгыз ага Мусинның тууына 85 ел тулу кысаларында үткәрелде.

Районыбыз мәктәпләреннән килгән укучылар “Яшь хикәяче“, “Яшь хәбәрче“, “Яшь шагыйрь“, “Нәфис сүз остасы“ номинацияләрендә осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмдә мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина, методистлар, гомерләрен татар телен үстерүгә багышлаган ветеран педагоглар, җирле язучылар, туган тел сагында торучы укытучылар катнаштылар.

Җиңүчеләргә Дипломнар,  сертификатлар, районыбыз язучылары китаплары тапшырылды. Бәйрәм татарның гимнына әйләнгән “Туган тел“не җырлау белән төгәлләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X