Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бүген – мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр!

Районыбызның 138 укучысы өчен дулкынландыргыч та, сөенечле дә мизгелләр килеп җитте. Сез 11 ел белем алган туган мәктәбегез, хөрмәтле укытучыларыгыз белән саубуллашасыз. Әти-әниләрегездән аерылып мөстәкыйль тормышка аяк атларга җыенасыз. Мәктәп тормышы, бәйге-ярышлар, конференцияләр, бердәм дәүләт имтиханнары – барысы да артта калды. Алда – олы тормыш. Уку йортларына керү, студент еллары...

Сезнең үз алдыгызга куйган максатларга ирешәчәгегезгә, хыялларыгызны тормышка ашыру юлында сынатмаячагыгызга, кыю, үҗәт, белемле, эшлекле егет-кызлар булачагыгызга ышанам һәм зур уңышлар телим.

Кайда гына яшәсәгез дә, нинди генә дәрәҗәле урыннарда эшләсәгез дә, иң мөһиме, белем биргән укытучыларыгызны, сезнең өчен утка-суга керергә әзер булган әти-әниләрегезне онытмагыз. Хәерле ак юл сезгә, егетләр-кызлар! Сәламәтлек, бәхетле гомер насыйп булсын үзегезгә!

Хөрмәт белән район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев