Билетсыз балаларны автобустан төшерү тыелачак
Закон кабул ителде
Юл йөрү өчен түләргә акчасы булмаган балаларны шәһәр транспортыннан төшереп калдыру кебек күңелсез очраклар еш булгалады. Мондый аянычлы хәлләрне бүтән булдырмас өчен, Дәүләт Думасы тарафыннан тиешле закон кабул ителде.
Россиядә җәмәгать транспортыннан 16 яшькә кадәр билетсыз кешеләрне төшерүне тыячаклар. Сүз, өлкән кешеләрдән башка, озатусыз барган балалар турында бара. «Баланы түләмәгән өчен, юлда берүзен калдыру ярамый. Бу аның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра», — дип белдерде Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев