Биш көнлек уку атнасына күчү ихтималы бар
Биш көнлек уку атнасы турындагы мәсьәлә бүгенге көндә аеруча популяр
Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Белем бирү өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов һәм республикада «Яңа мәктәп» Федераль партия проекты координаторы Асия Тимирясова сөйләде.
Очрашуның модераторы – РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина билгеләп үткәнчә, биш көнлек уку атнасы турындагы мәсьәлә бүгенге көндә аеруча популяр.
«Биредә бернинди проблема да юк һәм мин аны күрмим дә. Закон күзлегеннән бернинди чикләүләр һәм тыюлар да каралмаган. Бу – конкрет бер белем бирү учреждениесенең эш режимы буенча үз карары. Биредә барысы да мәктәпкә, ата-аналарга һәм балаларга биш яки алты көнлек уку атнасы оештыру уңайлымы-юкмы икәнлегенә бәйле. Биш көнлек уку атнасын оештырганда, әлеге атна дәвамында укучыларга йөкләнеш арта. Алты көнлек уку атнасында ул алты көнгә бүленә», - диде Рәмис Мөҗипов.
Спикер шулай ук катнаш белем бирүне оештыру һәм шимбәдә дистанцион укуга күчү мөмкинлеген әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев