Дәрестә телефон куллану тыела
Бар да укытучы кушканча булачак
«Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы законга үзгәрешләр кертелде: дәрестә телефон кулланырга ярамый. Дөрес, кайбер мәктәпләрдә гаджетларны болай да тартмага җыялар. Әмма «без хаклы» дип, күп баланың моңа исе китми иде. Хәзер инде бар да укытучы кушканча булачак!
– Дәресләрдә телефон тыюны әти-әниләр дә, укытучылар да күптән сорый. Законга кертелгән төзәтмәләр уку сыйфатын, тәртипне яхшыртачак. Балалар игътибарын читкә юнәлтмәячәк, бер-берсе белән күбрәк аралашачак, – ди Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин әлеге закон проекты турында. Сүз уңаеннан, Вячеслав Володин телеграм-каналында мәктәптә телефонны тыюга карата сораштыру да уздырды. Анда катнашучыларның 84 проценты әлеге тәкъдимне хуплады. Димәк, чыннан да, үзәккә үткән мәсьәлә. Татарстанның кайбер мәктәпләрендә телефоннарны махсус тартмага җыялар. Балалар ишектән керүгә үк яисә сыйныфта тапшыралар. Шул ук вакытта укытучы әйткәнгә исе китмәүчеләр дә юк түгел. Бирмим икән, бирмим! Менә син ул балага аңлатып кара. Балаларның кыйммәтле телефонына, бәласеннән башаяк дип, укытучылар үзләре дә кагылырга курка. Алабуга шәһәренең 1 нче гимназиясендә телефоннарны җыеп, дәресләр беткәч кенә бирәләр. Шулай килешенгән, берәү дә каршы килми икән.
– Җыймасаң, биремнәрне күчерәләр, карап җитешеп булмый. Ләкин ике телефон белән йөрүче укучылар да бар. Берсен бирәләр, икенчесен үзләрендә калдыралар, – ди укытучы Айгөл Һадиуллина. Югары Ослан районындагы «Иннополис» лицееның математика укытучысы, «Ел укытучысы-2023» республика бәйгесе җиңүчесе Арман Костанянның да фикерен белештек. – Телефон тыюны хуплыйм. Дөрес, аны белем бирүдә дә кулланып була. Ләкин цифрлы җиһазлар кирәк икән, моның өчен ноутбук, планшетлар бар. Мин укучыларыма, икенче дәрескә ноутбук алып килегез, дип алдан әйтеп куям. Әгәр өйләрендә юк икән, мәктәптә бар бит, – ди Арман Костанян. Аның әйтүенчә, тыю ул – аңлатырга кирәкми дигән сүз түгел.
Балаларны телефоннан дөрес итеп файдаланырга өйрәтергә кирәк. Социаль челтәрләрдә уен уйнап, төрле рәсем, видеолар карап, вакытын бушка әрәм итүчеләр бар. Әлегә бар җирдә дә аңлату җитми. Казандагы «Салават Күпере» микрорайонында яшәүче Камалиевларның кызлары Азалия 3 нче сыйныфта укый.
– Бездә телефонны җыймыйлар иде әле. Белмим, хәзер ничек булыр? Дәрес вакытында аны кулланырга рөхсәт итмиләр. Берәү дә тәртипсезләнми. Кечкенәләр әйткәне тыңлый бит ул. Уку вакытында аның кирәге дә юк инде. Ә менә дәрес беткәч, өйгә кайтабыз, дип шалтыратырга кирәк, – ди Рәзинә Камалиева. Әлмәт районының Яңа Кәшер мәктәбе директоры урынбасары Лилия Насыйбуллина фикеренчә, телефон укуга комачаулый. Ләкин цифрлаштыру заманында аннан башка да булмый. Кайбер биремнәрне укучылар еш кына телефонда эшли. Зыяны да бар, әлбәттә. Балалар кирәкмәгән мәгълүмат ала, юк-бар уеннарга вакытын әрәм итә. Фикерләү сәләтен дә арттырмый: барысын да тиз генә интернеттан карап була.
– Әти-әниләр башлангыч сыйныфта ук кыйммәтле телефон сатып ала. Аннан дөрес файдаланырга өйрәтмиләр, нәтиҗәдә балалар үзләре дә белми, безнең сүзгә дә колак салмыйлар. Бу – заман чире. Бу хакта бик нык уйларга кирәк, – ди Лилия Насыйбуллина, борчылуын белдереп. Юрист Булат Закиров аңлатуынча, телефоннарны дәрес вакытында гына куллану тыела. Аны укытучы җыячакмы, әллә букчада торачакмы? Тормышка ашыру механизмы проектта аңлатылмаган. Моны мәктәп үзе хәл итәчәк. Кем төшереп ватты – шул гаепле! Закон проекты өченче укылышта кабул ителеп, Федерация Советына җибәрелде. Президент имзалаганнан соң, үзгәрешләр, рәсми рәвештә басылып чыккач, үз көченә керәчәк.
Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев