""Экология" илкүләм проекты-балалар күзлегеннән" бәйгесенә нәтиҗә ясалды
Җиңүчеләр ачыкланды
Әгерҗедә ""Экология" илкүләм проекты - балалар күзлегеннән" республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде, дип хәбәр итә "Талантлар салават күпере" балалар иҗаты йорты.
Конкурска түбәндәге белем бирү учреждениеләреннән барлыгы 7 эш тәкъдим ителгән:
4 нче мәктәп, Бима урта мәктәбе һәм "Талантлар салават күпере" балалар иҗаты йорты.
Конкурска тәкъдим ителгән рәсемнәрне караганнан соң, жюри түбәндәге катнашучыларны җиңүчеләр һәм призерлар дип танырга карар кылган:
"Яшел йөрәк" номинациясе:
1 урын-Кощеев Иосиф (7 яшь), «Талантлар салават күпере» балалар иҗаты йорты.
2 урын-Фәйзуллина Карина (11 яшь), 4 нче мәктәп.
3 урын-Капилова Эльза (11 яшь), 4 нче мәктәп.
"Су-яшәү чыганагы" номинациясе:
1 урын-Гадршина Илина (7 яшь), «Талантлар салават күпере» балалар иҗаты йорты
2 урын-Ибатова Софья (10 яшь), Бима урта мәктәбе.
3 урын-Ибатова Софья (10 яшь), Бима урта мәктәбе.
"Чиста Татарстан өчен" номинациясе:
1 урын-Хәбибуллина Аделия, 4 нче мәктәп.
2 һәм 3 урыннарны бирмәскә.
Муниципаль этап җиңүчеләре һәм призерларының эшләрен республика этабына тәкъдим итәргә киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев