Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Флүрә Минифаиз кызының балалар бакчасында эшләвенә – 32 ел

32 еллык хезмәтнең 22 елы – мөдир вазифасында

Красный бор балалар бакчасы мөдире Флүрә ГӘРӘЕВА – районда иң зур стажлы бакча мөдирләренең берсе. 32 еллык хезмәтнең 22 елы – мөдир вазифасында. ”Балачак илендә эшләү картаерга ирек бирми”, – ди ул, елмаеп.

– Мин тормышта күп нәрсәне “шулай тиештер” дип кабул итәргә күнеккән, – ди Флүрә Минифаиз кызы. – Әмма күңелнең кабул итәргә теләмәгән чаклары да була икән. Әйтик, туган авылым Барҗыга су басу куркынычы янаганлыктан, 1 сыйныфны тәмамлагач, әти-әнием белән бергә Кичкетаңга күчендек һәм мин укуны шунда дәвам итәргә тиеш идем. Әмма мин Барҗыдагы укытучым Нәзирә апа белән бергә аның туган авылы Барҗы-Омгага укырга киттем, чөнки аннан аерыласым килмәде...

Өченче сыйныфка барыбер Кичкетаң мәктәбенә күчәргә туры килә. Аны тәмамлагач, Алабуга пединститутының рус-татар теле факультетына укырга керә.

– 1991 елларда уку йортын тәмамлаганнан соң һәркемне туган районына эшкә җибәрәләр иде. Мин Әгерҗегә кайттым. Шәфкать Рафикович РОНО мөдире иде. Мине кая җибәрергә дип бик озак уйлаганнан соң 3,4нче шәһәр балалар бакчаларында рус телле балаларга татар теле укытырга билгеләделәр, – дип хәтер яңарта.

Бер елдан соң кияүгә чыгып Красный борга күченгәч тә балалар бакчасында шушы ук вазифаны башкарырга тәкъдим итәләр. Иң беренче эш итеп аның тырышлыгы белән бакчада татар мәдәнияте почмагы булдырыла. Занятиеләрне дә биредә уздыра яшь белгеч.

– Миңа хәзерлек төркеменә йөрүче балаларны укыту йөкләнде. Аларның саны гына да кырыктан артык иде. Тагын биш төркемнең һәркайсында 20шәр баланы исәпкә алганда, бакчага 150гә якын бала йөргән булып чыга. Ә хәзер ике төркемдә 28, – дип сөйли. – Кирәк чакта Красный бор мәктәбенә дә укытырга бара идем.

Красный бор бакчасы белән озак еллар җитәкчелек иткән Гөлсара Әхмәтшина эштән киткәннән соң әлеге вазифаны Флүрә Минифаиз кызына тәкъдим итәләр. “Шулай тиештер” дип кабул итәргә күнеккән ханым каршы килми...

Бүген коллективта унбер хезмәткәр эшли.

– Бер гаилә булып, аңлашып, киңәшләшеп эшләргә тырышабыз.Тәрбиячеләр Гөлнара Сайранова, Марина Шишкина, Ләрисә Әхмәтованың һәркайсы үз вазифасын иҗади якын килеп башкара. Үзләре дә төрле бәйгеләрдә катнашалар, тәрбияләнүчеләрне дә җәлеп итәләр. Әти-әниләребез дә бик актив. Без аларга моның өчен бик тә рәхмәтле, – Флүрә Минифаиз кызы.

Красный бор балалар бакчасында экологик юнәлештә эшләүгә аерым игътибар бирелә.

– Гөлнара Шәйхелдаман кызының бу өлкәдә эшләү өчен аерым авторлык программасы да бар, – ди җитәкче. – Без балаларны якын-тирәдәге табигый тыюлыклар белән таныштырабыз. Кама буена алып төшүче экосукмак буйлап йөрергә яратабыз. Табигать кочагына чыккан саен аны саклауның әһәмияте турында сөйлибез. Балалар мондый экскурсияләрне көтеп алалар, бик күп сораулар бирәләр. Әти-әниләре белән бергәләп ясаган җимлек, кош ояларын бакча янына, урманга урнаштырабыз, аларны карап торабыз...

Озак еллар Красный борда газ хезмәтендә, ПМКда эшләгән ире Рафис белән гаилә коруларына да 30 елдан артык инде. Ике балага гомер бүләк иткәннәр: уллары Айрат Ижауда, кызлары Альбина гаиләсе белән Алабуга яши.

– Оныкларыбыз да кунакка кайткан саен табигать кочагына чыгарга яраталар. Бигрәк матур бит бездәге табигать, – ди Флүрә Минифаиз кызы. – Эшли башлаган чакта бакчага йөргән малай-кызлар үз балаларын алып киләләр инде. Алар да миңа оныкларым кебек бик якын.

Әнә шулай, еллар узу белән Красный бор туган җиредәй якын урынга (ул өч чакырылыш авыл Советы депутаты да – авт.), ә балалар бакчасы икенче туган йортына әверелгән. Үзе әйтмешли, шулай тиештер дә инде ул. Язмам герое кебек тормышны яратып яшәгәндә, башкарган эшең күңелеңә ятканда башкача булуы мөмкин дә түгел.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев