Әгерҗе мәктәбенең бер классы дистанцион укый
Болай уку 2 декабрьгә кадәр дәвам итә
Коронавируска каршы район штабының чираттан тыш утырышында район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина чыгышы тыңланды.
– Йогышлы авырулар барлыкка килү һәм таралу куркынычы булу сәбәпле, 4нче шәһәр мәктәбенең 10 сыйныф укучыларын (17 укучы) дистанцион укыту дәвам итә. Гомумән алганда, район мәктәпләрендә белем алучы 4 меңнән артык укучының 100дән артыгы бүгенге көнгә ОРЗ, ОРВИ белән авырый. Бу – башка еллар дәрәҗәсендә. Балалар бакчаларында да, мәктәпләрдә дә санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлешен ныклы контрольдә тотуны дәвам итәбез. Биналар, сыйныф бүлмәләре график нигезендә җыештырыла, вакытында җилләтелә. Термометрия, укучыларга бары тик беркетелгән сыйныф бүлмәсендә генә белем бирү, укытучылар өчен маскалы режим кебек кагыйдәләр төгәл үтәлә. Ашханәләрдә санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлеше дә – контрольдә. Массакүләм чаралар уздырылмый, – дип билгеләп үтте Вәсилә Гарәфетдиновна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев