Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районы укучылары “Тамчы-шоу“да катнаштылар

    1нче гимназия укучылары шушы көннәрдә ТНВ каналында "Тамчы-шоу" интеллектуаль уенында катнашты.

    7 сыйныфтан “Йолдызлар” һәм 8-9 сыйныфлардан “Гимназистлар” командалары үзләрен белемле, туган телләрен яратучы укучылар буларак күрсәттеләр. “Йолдызлар” командасына “Татарстан музейлары”, “Гимназистлар” командасына “Дөньяның тарихи урыннары” темасы бирелгән иде. 1нче турда укучыларга алып баручы тарафыннан сораулар бирелде. Әлеге турда укучылар экранда күрсәтелгән картина буенча мәгълүмат биргәннәр.

    2нче турда инстаграм аша танылган кешеләр биргән сорауларга укучылар җавап эзләгәннәр. Сораулар логикага корылган булган.

    – Укучыларыбыз бирелгән 5 сүзтезмәдә бер хата да ясамадылар, сүзләрне дөрес яздылар. III турда 30 секунд эчендә билгеле бер темага багышланган сорауларга “әйе” яисә “юк” дип җавап бирергә кирәк булды. Укучыларыбыз бу уенда математика, әдәбият, география, тарих, инглиз теле фәннәрен белүләрен исбатладылар. Афәрин! Алар төрле ярышларга әзер икәнлекләрен әйттеләр һәм тагын бәйгеләрдә катнашулары турында сөйләделәр, – ди гимназиянең татар теле укытучысы Әлфинә Ризванова.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: