Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әгерҗе районында “Иң шәп сыйныф җитәкчесе“ бәйгесенең беренче этабы старт алды

Әгерҗе районында 2019 елның октябреннән алып декабрьгә кадәр беренче тапкыр “Иң шәп сыйныф җитәкчесе” бәйгесе уза.

Проект РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина тәкъдиме белән тормышка ашырыла:

  • Хөрмәтле укучылар, ата-аналар, мөгаллимнәр! Укытучылар көнен билгеләп үткәндә Әгерҗе районы педагогларын котлап, мин үземнең бермандатлы округта тормышка ашырылучы “Иң шәп сыйныф җитәкчесе” (“Самый классный КЛАССНЫЙ”) бәйгесе турында бәян иттем. Әлеге проектның асылы укучыларның, ата-аналарның, гомумән, әгерҗелеләрнең үзләре хөрмәт иткән мөгаллимнәргә рәхмәт белдерүеннән гыйбарәт. Тавыш бирү өчен кандидатуралар тәкъдим итү, мөгаллимнәр турында сөйләү, алар турында фото һәм видеороликлар урнаштыру “Әгерҗе хәбәрләре”нең “Вконтакте” социаль челтәрләрендәге төркемендә башкарыла. Әгерҗелеләрнең әлеге бәйгедә актив катнашачакларына мин ихлас ышанам.

Ххх

“Иң шәп сыйныф җитәкчесе” бәйгесе җиңүчесе РФ Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хатына һәм исемле премиясенә лаек булачак.

Бәйге ике этапта оештырыла:

1нче этап 28 октябрьдән 11 ноябрьгә кадәр үтә. Бу этапта “Вконтакте” социаль челтәрендә сыйныф җитәкчеләрен тәкъдим итү, теркәү уза.

2нче этап 18-28 ноябрьне үз эченә ала. Бу чорда сайтта тавыш бирергә мөмкин булачак.

Гомуми нәтиҗә декабрь аенда ясала.

Бәйгенең барышы турында мәгълүмат “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы ресурсларында урын алачак.

Бәйгене оештыручы – “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте филиалы – “Әгерҗе хәбәрләре” (“Агрызские вести”) редакциясе. Уздыру срогы – 28 октябрьдән 27 декабрьгә кадәр. Бәйге турында тулы мәгълүмат –  agryz-rt.ru сайтында.

Реклама, 12+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев