Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әгерҗе укучылары да мультфильм төшерергә ярдәм итәләр

“Век Татарстана – 2“ мәгариф проекты Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) оешуның 100 еллыгына әзерлек кысаларында Татарстан күләмендә бик мавыктыргыч чара уздырды.

 

Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә танылу алган “Татармультфильм“ берләшмәсенең рәссам-аниматорларыннан торган төркемнәр, бу көннәрдә республиканың барлык районнарында булып, укучылар белән очрашулар үткәрделәр, аларның рәсем сәнгате буенча белемнәрен сынадылар.

Бүген безнең район укучылары да осталыкларын күрсәтте Казан кунакларына. Алар белән очрашуга төрле мәктәпләрдән рәсем сәнгатен яратучы 2-8 сыйныфлардан 30 укучы килгән иде.

  • Без Әгерҗедә узган ел да булган идек. Ул чакта 3нче мәктәптә бик җылы очрашуда катнаштык. Укучылар районыгызның гербын ясадылар. Нәтиҗәдә, иң яхшы эшләрдән бик тә мавыктыргыч мультфильм барлыкка килде, – дип аны укучыларга тәкъдим иттеләр оештыручылар.

Анимацион мульфильмга республиканың һәр районыннан иң яхшы эшләр кертелгән иде. Чарада катнашучыларда үзебезнең район укучыларының эшләре бигрәк тә зур кызыксындыру тудырды.

  • “Век Татарстана“ – ул халык мультфильмы. Аны барлыкка китерүдә 30 мең рәсем һәм 500 шигырь файдаланылды, – диделәр оештыручылар Ленар һәм Анна.

Өч сәгатькә барган чарада укучылар ТАССРның 100 еллыгын үз эченә алган  видеоролик карадылар, тарих буенча кунаклар биргән сорауларга җаваплар бирделәр. Анимация буенча үткәрелгән бик тә мавыктыргыч мастер-класста катнаштылар.

Аннан үзләре рәсем сәнгатенең сихри дөньясына чумдылар. Районыбызның тарихи, мәдәни-тарихи, архитектура объектларын, күренекле урыннарын рәсемгә төшерделәр.

  • Мин әлеге проектта катнашырга бик теләп килдем. Рәсем ясарга яратам. Дүртенче ел инде сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүем дә  әлеге сәләтемне үстерергә ярдәм итә. Иҗат эшемне “Без Әгерҗене яратабыз“ дигән язу астында тәкъдим иттем, – ди 4нче мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Элина Шамшурина.  

Чара тәмамланганда проектта катнашкан һәр укучы “Татармульфильм“ берләшмәсе вәкилләре кулыннан “Мин – мультфильм тудыручы“ дигән бик матур “закладка“лар алды.  Казан кунаклары барлык эшләрне дә дәрәҗәле комиссиягә тәкъдим итәчәкләрен, сентябрь аенда әлеге рәсемнәрдән яңа анимацион мультфильм барлыкка киләчәген,  авторларның исем-фамилияләре титрларда күрсәтеләчәген әйттеләр.

Яшь дуслар! Әгәр “Век Татарстана – 2“ проекты мультфильмына рәсемегез яки шигырегез кертелүен телисез икән, иҗат җимешләрегезне тиз көннәрдә konkurs@вектатарстана.рф электрон почтасына юллый аласыз. Анимацион мультфильм ясауда үз өлешегезне кертергә ашыгыгыз.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев