Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әгерҗедә балаларга инклюзив белем бирү буенча семинар узды

Балалар үзләренең осталыкларын күрсәтте

Әгерҗенең 7 нче санлы "Бәләкәч" балалар бакчасы базасында "Балалар бакчасында инклюзив белем бирүне гамәлгә ашыру. Методлар һәм алымнар" дигән темага районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре өчен семинар узды. 

Аның максаты мөмкинлекләре чикле балаларга мәктәпкәчә белем бирү шартларындагы махсус белем бирү ихтыяҗларын исәпкә алып, үтемле һәм сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү турында тәҗрибә уртаклашу иде.

Чарада район башлыгы Азат Вәлиев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев катнашты.

Семинарда катнашучыларның барысы да тәрбияләнүчеләр өчен уңай шартлар тудыру, социальләштерү, инвалид балаларны һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларны уңай эшчәнлеккә җәлеп итеп, аларның сәләтләрен үстерү бу юнәлештә беренче бурыч булып торырга тиеш дигән уртак фикергә килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев