Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әгерҗедә бер сыйныф карантинда утыра

Татарстанда барлыгы 17 сыйныф

Татарстанда COVID-19 белән чирләгән укучы һәм мөгаллимнәрнең саны аталды.

“2 декабрьгә булган мәгьлүматларга караганда, уку елы башыннан бирле укучылар арасында 47 кеше коронавирус йоктырган, студентлар арасында бу сан - 52. Шулай ук ковид белән зарарланган 107 педагог исәпләнә. Бүгенге көндә 206 очракның 178е инде сихәтләнгән; табиблар күзәтүе астында 28 укытучы кала бирә. Узган тәүлектә иртәнге фильтр аша 75 укучыны уздырмаганнар. Шул рәвешле, 1 сентябрьдән бирле булган күрсәткечне алсак, ул 9 013не тәшкил итә ", - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева.

Бүген 17 сыйныф карантинда утыра: 15есе шуның - Казанда, берешәр сыйныф Кукмара һәм Әгерҗедә. Бу сыйныфларда укучыларның гомуми саны - 439 кеше исәпләнә. Татарстанда тулысынча ябылган мәктәпләр юк, дип билгеләп үтте Җамалиева.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков исә укытучыларга ковид йоктырмас өчен битлек киеп йөрергә, дистанция сакларга, шулай ук мәктәптән өйләренә кайткач, өс киемнәрен алыштырырга киңәш итте.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев