Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әгерҗедә Бубилар рухы көчле

Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый мәктәбендә узган мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышланган V төбәкара укуларын Казан кунаклары югары бәяләде. Кунаклары да нинди бит әле: халык шагыйре Роберт Миңнуллин, якташыбыз – Татарстан “Халыклар дуслыгы йорты“ җитәкчесе Ирек Шәрипов, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, “Мәйдан“ журналының баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов, “Бубилар мирасы“ иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Искәндәр Җиһангәрәев, Казан федераль университеты доценты Гөлфия Гайнуллина.

Юбилей укуларында Ижаудан, Кече Пурга районыннан, Чаллы шәһәреннән, Арча, Сарман, Тукай, Менделеев, Әгерҗе районы авылларыннан 38 укытучы, 50 укучы катнашты.

 

ТАТАРСТАНДА – ТОЛСТОЙ ЕЛЫ

Республикабызда Толстой елы, Гаяз Исхакыйның юбилее булганлыктан, бәйрәм кунакларын аларның әсәрләренең геройлары каршы алды. Әгерҗе мәктәпләреннән килгән Анна Каренина, Нехлюдов һәм Катя Маслова (“Воскресенье“), Сарсак-Омгадан Наташа Ростова (“Война и мир“), Кадрәктән Филипок, Красный Бордан Дина (“Кавказский пленник“), Кичкетаңнан Җан Баевич, Исәнбайдан Сөннәтче бабай, Девәтернәдән Кәләпүшче кызлар Вәсфибану, Камәр һәм башка әсәрләрдән Лев Толстой, Гаяз Исхакый геройлары шул чорның мохитен ачык чагылдырдылар.

 

ТАРИХ ҖАНЛАНДЫ

Иж-Бубый укытучылары, укучылары, музей хезмәткәрләре, Казанның  “Рәвешләр“ театры артистлары тарафыннан әзерләнгән “Йакутлар табыладыр вакыт берлән, вакытлар табылмыйдыр йакут берлән“ дип аталган әдәби-музыкаль композиция, мәгърифәтче Габдулла, Мөхлисә, Гобәйдулла Нигъмәтуллин-Бубилар белән “очраштырып“,  секцияләрдә эш башлау өчен эшлекле старт бирде.

 

КҮҢЕЛЕМНӘН ТАШЫП ЧЫККАН ХИСЛӘР МӘДРӘСӘГӘ БАРЫП ТОТАША

“Тарихны барлау, өйрәнү – үткәнне киләчәккә илтү“ секциясендә милли рухлы, олуг җанлы шәхесләр салган эзләрнең бөтен дөньяга сибелгән татар халкы күңелендә саклануы турындагы чыгышлар Шәмсия Җиһангировага бик ошаган.

  • Укучылар тикшеренү-эзләнү хезмәтенә бик җитди караганнар. Аларның саф татар телендә сөйләүләре күңелемә сары май булып ятты. Кандидатлар булырлык укучылар бар. Мисалга, Девәтернә мәктәбеннән Лиана Габбасова киләчәктә галим булырга мөмкин, – диде ул соклануын белдереп.

Иж-Бубый мәдрәсәсендә гыйлем алган зыялыларның тарихыбызда калган тирән эзләре турында чыгыш ясаучылар секциясендә Түбән Камадан килгән Альберт Саттаров та катнашты. Аның Иж-Бубыйда 1915-1925 елларда балаларга белем биргән әтисе Ситдыйк Саттаров революция вакытында бу уку йортына кагылышлы документларны саклап калган. “Бубыйлар мирасы“ иҗтимагый җәмгыяте җитәкчесе, шул исемдәге газетаны нәшер итүгә матди ярдәм күрсәтүче Искәндәр Җиһангәрәев турында Кичкетаң мәктәбе укучысы Сөмбел Сабирҗанова сөйләде. Иж-Бубый укучысы Гөлия Мәннәпова мәдрәсә шәкерте Сәлим Әминев турында ул директор булып эшләгән Чаллыдагы гимназиягә барып мәгълүматлар туплаган. Фидаил Мәҗитов болар турында вакытлы матбугат битләрендә дә чыгыш ясарга кирәк дигән тәкъдим җиткерде.

“Чорлар аша гали жаннар кайта бервакыт“ секциясендә Иж-Бубый укучысы Диләрә Ваһапова Кырындыда яшәгән укытучы Фоат Садыйковның мәдрәсә тарихы белән бәйле эшчәнлеген яктыртты. Гөлфия Гайнуллина нәтиҗә ясаганда Буби укулары өчен яңа темалар алынуын, фәнни якка зур игътибар бирелүен, эшләрнең елдан-ел камилләшә баруын бәян итте. “Яңарыш“ газетасы мөхәррире Рәмзия Габбасова укучыларның үз эшләрен кыю бәяләүләрен ассызыклады.

“Бөек педагогларның хезмәтләрендә милли үзаңны тәрбияләү мәсьәләләрен яктырту“ секциясе башланганчы Ирек Шәрипов бирегә чыгыш ясарга килгән укытучыларга мөрәҗәгать итеп “төп ышаныч – сездә“, диде. Ирек Илдусович Әгерже төбәгенең бөек шәхесләргә бай, электән үк мәгърифәтчелек эшенең көчле булуы, хәзер дә алар турында зур чаралар үткәрелеп, шушындый масштабта олылаулары районыбызны данлавы турында горурланып сөйләде.

Мәдрәсә тормышын яктырткан иҗади эшләр секциясендәге хезмәтләрне Роберт Миңнуллин җитәкчелегендәге жюри бәяләде. Алар иҗат җимешләре белән чыгыш ясагач, Мөхлисә Буби кебек акыллы хатын-кыз һәм казыя булсам, милләтемне саклап калу өчен нинди кануннар кабул итәр идем, дигән сорауга җавап та бирделәр.

  • Миңа мондый мохит тою бик кирәк иде. Биредә иҗади рух хөкем сөрде. Халык язмышы турында борчылу балалар күңелендә урнашкан. Шул хисләр шигырь булып чыга. Шушы халәт күңелемне җылытты. Әгерҗедә Бубилар рухы көчле. Шуңа бүгенге чараны оештыручыларга рәхмәт, – диде Роберт Миңнуллин.

 

БҮЛӘКЛӘҮЛӘР

“Буби укулары“ның бишьеллык юбилее уңаеннан чараны оештыруда актив катнашучыларны хөрмәтләделәр. Бөтендөнья татар конрессының Рәхмәт хатлары район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламовка, “Бубилар мирасы“ оешмасы җитәкчесе Искәндәр Җиһангәрәевка, мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллинага тапшырылды. Мәгариф министрлыгының Мактау гарамотасына Исәнбай мәктәбе укытучысы Гүзәл Зәйнуллина, мәгариф ветераны Раиф Гәрәев, Иж-Бубый мәктәбе директоры Равил Бадахшин һәм мәктәп коллективы лаек булды. Бер төркем мөгаллимнәр район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Иж-Бубый мәктәбе директоры Равил Бадахшин милләт, тел, тарих мәнфәгатьләрен яклауда зур өлеш керткән шәхесләргә һәм матбугат чаралары коллективларына Рәхмәт хатлары тапшырды.

 

ФИКЕРЛӘР

Венера МИНЕХАНОВА:

  • Без Менделеев районы Турай мәктәбеннән килдек. Укучым Тимур Солтанов “Иж-Бубый – кызлар мәдрәсәсе“ дигән темага чыгыш ясады. Без, авыл музеенда булып, андагы экспонатлар белән таныштык. Күп итеп яңа мәгълүматлар тупладык. Район мәктәпләре һәм балалар бакчалары тарафыннан әзерләнгән татар, мари, удмурт йортларының эчке күренешләре районда милли тәрбиягә зур игътибар бирелүен күрсәтә.

Раилә ГАРИПОВА:

  • Без – Арча районыннан. “Буби укулары“ның секция тематикалары бик кызыклы уйланылган. Оештыру дәрәҗәсе югары. “Созвездие–Йолдызлык“ фестивале призерлары – “Хыял“ һәм “Карусель“ бию ансамбльләре чыгышы да бик ошады.

Анна КУЗНЕЦОВА: 

  • Күрше Кече Пургадан килдек без. Мәктәп укучыларының эшләнмәләреннән оештырылган күргәзмә биредә үз эшләрен күңел биреп, иҗади  башкаручылар күп булуын күрсәтеп тора. Татар халкының кунакчыллыгына тагын бер кабат инандык.

Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, бу чараның югары дәрәҗәдә үткәрелүен ассызыклап, мәктәп директоры Равил Бадахшинга һәм укытучылар коллективына олы рәхмәтен җиткерде. Саубуллашканда Казан кунакларының бу чарага “искиткеч“, “уникаль күренеш“ дип бәя бирүләре бу сүзләрнең дөреслеген тагын бер кат раслады.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев