Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әгерҗедә “Ел укытучысы“ бәйгесе финалына старт бирелде

Бүген 1нче гимназиядә “Ел укытучысы“ район бәйгесенең финал өлешенә старт бирелде.

Әлеге бәйге район мәктәпләрендә башланып киткән иде. Һәр мәктәптән укытучылар сайлап алынып, район этабына узды. Әлеге этапта 30 укытучы дәрес бирде.

Иң яхшы дәрес биргән 20 мөгаллим бүген финалда катнаша башладылар. Алар, өч көнгә бүленеп, жюри алдында дәбрес күрсәтәләр. 14 декабрьдә иң яхшылар арасыннан “Ел укытучысы“ исеменә лаек булучыларны ачыклыйлар. Районда җиңгән педагоглар зона этабында “Дебют“, “Ел укытучысы“, “Татар теле мөгаллиме“ номинацияләре буенча сыналачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев