Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә Пушкин иҗатына багышланган бәйге узды

    Бүген район Мәдәният сараенда бөек шагыйрь Александр Пушкинның тууына 220 ел тулуга һәм Россиядә Театр елына багышланган әдәби-иҗат бәйгесе узды.

    Әлеге бәйгедә 5 яшьтән 50 яшькә кадәрге Пушкин иҗатын яратучы 70 кеше катнашты. Әгерҗелеләрдән тыш бәйгедә осталыкларын Удмуртия районнарыннан килүчеләр дә күрсәттеләр.

    Катнашучылар “Җыр башкару“, “Бию“, “Театр сәнгате“, “Сәнгатьле уку“ номинацияләрендә осталыкларын күрсәттеләр. Фойеда “Сынлы сәнгать“ һәм “Декоратив-гамәли сәнгать“ номинацияләрендә катнашучыларның эшләре дә урын алган иде.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: