Әгерҗедә төбәкара экологик конференциягә ике район укучылары җыелды
Табигать сакчылары тәҗрибә уртаклашты
3нче шәһәр мәктәбе базасында узган төбәкара экологик конференциядә укучылар туган як табигатен чиксез яратулары, аның байлыкларын саклауга зур өлеш кертүләре турында чыгышлар тәкъдим иттеләр.
Конференциягә барлыгы 145 эш тәкъдим ителде. Шуның 95е – Әгерҗе районының 14 мәктәбеннән, 50се Кече Пурга районының 6 мәктәбеннән иде. Чараның “Без туган ягыбызда яшибез“ дип аталуы да гаҗәп түгел. Катнашучылар төрле төбәкләрне тәкъдим итсәләр дә, алар өчен туган як бер ул. Чөнки Әгерҗе һәм Кече Пурга районнары гомер-гомергә чик буенча гына түгел, этномәдәни һәм икътисади җепләр буенча да бәйләнгән.
Укучылар секцияләргә бүленеп эшләделәр. Беренчесендә, мәсәлән, туган якның экологик проблемалары буенча фикер алыштылар. Бима мәктәбеннән Анастасия Бәширова үз эшендә Бима елгасын чүп-чардан чистартуны яктырткан. Ул әлеге проблеманы чишү өчен яшьтәшләрен дә, өлкәннәрне дә җәлеп иткән. Бергәләп 50(!) капчык чүп җыйганнар. 3нче мәктәптән Карина Янбаева эшенең дә практик әһәмияте зур. “Батарей тапшыр да керпене коткар“ акциясенең актив катнашучысы буларак, Карина әлеге кечкенә элементның зур зыяны турында бик күп мисаллар китерде.
Икенче секциядә яшь экологлар табигатьне саклауга керткән өлешләре турында бәян иттеләр. Удмуртиянең Иваново-Самарское мәктәбеннән килгән Даниил Соловьев авылларында төзекләндерелгән чишмә турында сөйләде. Даниил әлеге изге эшкә үз өлешен дә керткән. Авылдашларының иң яратып йөри торган урынына әверелгән чишмәгә багышлап ул шигырь дә иҗат иткән.
Азево мәктәбе укучысы Юлия Князеваның да эше кызыклы иде. Ул мәктәпләрендә эшләп килүче табигатьне яратучылар клубында үсемлекләр белән тәҗрибәләр уздырулары, яңа белемнәр туплау өчен урманга барулары, кабинетларга тузан “тозаклар“ы урнаштырулары турында сөйләде.
“Кызыл китап битләре буенча“ сеңкциясендә катнашучылар сан буенча иң күбе булгандыр. Жюрига да алар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу җиңел бирелмәде. Чөнки һәр проект үзенчәлекле иде. Мәсәлән, Девятерня мәктәбеннән Энҗе Шәрипованың ак төнбоек турындагы чыгышы бик мавыктыргыч булды. Әгерҗе районында аны Салагыш, Красный бор, Ямурза сулыкларында гына очратырга мөмкин икән. Кече Пурга гимназиясеннән Рөстәм Латыйпов үзенең эшендә ябалаклар отрядына керүче дүрт кош турында бәян итте. Ул ясаган плакат та жюри тарафыннан югары бәяләнде.
Калган секцияләр иҗади эшләргә багышланган иде. “Идеяләр фабрикасы“ исемлесенә укучылар – рәсемнәр, “Җирне саклагыз!“ дигәнендә тематик шигырьләр, эссе, җырлар тәкъдим иттеләр.
Конференция ахырында иң яхшы проект ияләре бүләкләнде. Алар арасында әгерҗелеләр дә, Кече Пурга укучылары да күп иде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина чараны йомгаклап: “Ут күршеләребез белән җепләр алга таба тагын да ныгыячак, мондый очрашулар дәвамлы булачак“, – диде.
Җиңүчеләр исемлеге белән сылтама аша танышып була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев