Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әгерҗедә "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

Балалар конкурсларда катнаштылар

23 октябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге” мәдәни-мәгариф проектында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды.

Әйтеп үтәргә кирәк, әлеге проект безнең районда инде җиде ел дәвамында уңышлы гамәлгә ашырылып килә. Проектны оештыручылар әйтүенчә, көндәлекне алып баруның төп максаты - фундаменталь мәдәни кыйммәтләр формалаштыру, шулай ук үсеп килүче буынны рухи яктан баету.

Уку елы дәвамында балалар төрле иҗади конкурсларда катнаштылар, музейларда, театрларда һәм китапханәләрдә булдылар. Бу көнне алар үзләренең лаеклы бүләкләрен алды.

"Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге" номинациясендә түбәндәге укучылар дипломнар белән бүләкләнде:

Газизова Регина (4 нче мәктәпнең 1 сыйныф укучысы)
Закирова Дилия (4 нче урта мәктәпнең 2 сыйныф укучысы)
Абдуллин Нурислам (Тирсә урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы)
Шәйхетдинова Сөмбел (1нче гимназиянең 4 сыйныф укучысы)
 

«Иң мәдәни ата-ана» номинациясендә Закирова Резеда Радик кызы бүләкләнде.

Җиңүчеләрне бүләкләү өчен чарага дәрәҗәле кунаклар: район мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин Марс һәм Әгерҗе үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Эльмира Капилова чакырылган иде.

Алар балаларга проект белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерделәр һәм алга таба зур уңышлар теләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев