Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әгерҗедә узган “Без бергә“ фестивалендә йөз алтмыш укучы катнашты

Әгерҗедә узган “Без бергә“ халык иҗаты республика балалар сәнгать фестиваленең район этабында жюри әгъзалары кырык укучының сәхнә осталыгына бәя бирде. Ә авылларда үткәрелгән зона этапларында барлыгы 162 укучы катнашкан иде.

“Нәфис сүз“ номинациясендә 4нче һәм Красный бор мәктәпләреннән Регина Орехова һәм Диана Аристовага тиңнәр булмады. Ә җыр буенча Көчек мәктәбеннән Софья Карпова башкарган удмурт җырына иң югары бәя бирелде. Жюрига бию коллективлары чыгышларын бәяләү авыргарак туры килгәндер. Чөнки әлеге коллективларның күбесе  республика бәйгеләрендә дә актив катнашалар. Иж-Бубыйдан “Карусель“, “Яшьлек“, балалар иҗаты йортыннан “Кнопочки“, “Росинки“ төркемнәреннән Көчек мәктәбе каршында эшләүче “Радуга“ коллективы да калышмады.

Тирсәдән Сөмбел Йосыпова, 3нче мәктәптән кашыкчылар төркеме, 2нче мәктәптән “Кап-Эль“, Красный бордан “Ритм“ ансамбльләре чыгышлары да югары баллар алды. Фестивальдә “Иҗади гаилә“ номинациясе дә бар иде. Анда Девәтернә “сандугачы“ Фәнис Арсланов, аның җәмәгате Алия һәм кызлары Назлыгөл җыр башкардылар. 3нче мәктәп мөгаллимәсе Гөлнара Нәбиева да кызы Алисә белән җыр тәкъдим итте.

Бик күпләр “Россия сувенирлары“ дип исемләнгән кул эшләре күргәзмәсендә дә катнашты. Нинди генә матур әйберләр юк иде анда: сәйләннән, төсле йоннан, саламнан эшләнгән һәр эшләнмә матурлыгы белән таң калдырды.

Район бәйгесендә җиңүчеләр Казанда узачак республика фестивалендә катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев