Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әгерҗелеләр “Татарча диктант“ акциясенә кушыла

27 октябрьдә район үзәк китапханәсендә әгерҗелеләр өчен тәүге тапкыр “Татарча диктант“ язу акциясе уздырыла.

Аның максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү.

Әлеге чара өченче тапкыр үткәрелсә дә, моңа кадәр чит төбәкләрдә яшәүчеләр генә катнаша иде. Узган ел, мәсәлән, татар теленнән белемнәрен илнең 20 төбәгендә һәм 10 чит илдә яшәүче ике меңләп кеше тикшереп караган. Акцияне оештыручыларның сүзләренә караганда быел акциядә катнашырга теләк белдергән илләр саны ике тапкырга, ә Россия төбәкләре саны өч тапкырга арткан. Татарстанда яшәүче күп кенә милләттәшләребез дә татарча диктант язарга теләк белдергән.

  • Алдагы атнаның шимбәсендә сәгать бергә теләге булган һәркемне район үзәк китапханәсенә татарча диктант язарга көтәбез, – ди безнең районда акцияне оештыручы мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев